|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2023 Фаҗига
7 кеше үлеменә китергән янгында шикләнелгән кешене кулга алганнарМәскәү үзәгендәге 16 катлы бинада (анда тулай торак та, “Москабельнет” кунакханәсе дә урнашкан) чыккан янгында гаепле кешене кулга алганнар. 59 яшьлек Юрий Хомченко фаҗигадән соң икенче көнне тыныч кына төзелешкә эшкә киткән. Шунда аны тоткарлаганнар да инде. Мәгълүмат чаралары язуынча, Хомченко ут төрткән фатирда тугыз бала яшәгән. Иң кече балага 8 яшь булган. Фатирда ике бертуган апалы-сеңелле яшәгән. Берсе – биш, икенчесе дүрт бала үстергән.
Янгн чыккач, аларның барысы да фатирдан чыгып кача алганмы – билгесез. Аларның картәтисе хәбәр итүенчә, фаҗигадән соң ул бер кызын һәм өч оныгын таба алмый. Ул мәетләрне таныр өчен моргка барырга җыенган.
Чүкеч тавышын (балалар үзаллы комод җыярга маташкан) ишеткән Хомченко чыгырыннан чыккан һәм күршеләренең фатир ишегенә ут төрткән.
“Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү”, шулай ук “Алдан уйлап хәвефле ысул белән кеше милкен юкка чыгару яисә аңа зыян салу” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез, бу коточкыч янгында 7 кеше (5се өлкән яшьтә, ике бала (1 һәм 13 яшьтә)) һәлак булды. 11 кеше каза күрде. Ялкын ялмап алган бинадан 200 кешене эвакуацияләгәннәр.
Фото:mk.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|