поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.02.2023 Криминал

Үтереп күмгән дә шул урында сарымсак үстергән

Башкортстанның Бакалы районы Киләй авылында 2019 елның маенда булган җинаять эшенә ачыклык кертелгән. Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы сайтына сылтама белән «Бакалинские зори» хәбәр итүенчә, кеше үтерүдә гаепләнүче корбанын күмгән урында түтәл ясаган.

2019 елның маенда Киләй авылында яшәүче 1961 елгы хатын-кызның югалуы турында хәбәр керә. Әмма аны кайнар эзләрдән таба алмыйлар. Полиция югалган хатынның якыннарыннан, авылдашларыннан сорау алгач, югалуның криминаль характерда булуын фаразлый. Россия Тикшерү комитеты территориаль бүлекчәсе кеше үтерү турында җинаять эше кузгата, дип яза Татар-информ.
 
4 елдан соң – 2023 елның 7 февралендә Бакалы район участковыйлар башлыгына югалган хатын турында мәгълүмат килеп ирешә. Тикшерү-оператив төркем Киләй авылы Зур урамындагы шәхси йорт бакчасында югалган хатынның җәсәдләре табыла, шәхси әйберләрнең югалган хатынныкы икәнен ачыклыйлар. Элек хөкем ителгән 70 яшьлек йорт хуҗасының бу эшкә бәйләнеше барлыгы ачыклана. Элегрәк рецидивист урлашкан һәм үтерү белән янаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Кулга алынгач, ул гаебен таный.
 
 
Полиция фаразлары буенча, 2019 елның 2 маенда үтерүдә гаепләнгән ир-ат авылдашын һәм шушы хатынны үзенә чакыра. Исерткечләр беткәч, 1977 елгы авылдашлары нык исереп, йоклап китә, ә йорт хуҗасы һәм хатын арасында тавыш чыга. Үтерүче дип шикләнелгән ир-ат пычак алып, корбанына берничә мәртәбә кадый. Хатынның үлгән икәнен аңлагач, мәетеннән котылырга уйлый. Йоклап ятучы авылдашын уятып, ул мәрхүмәне бакчага күмәргә тәкъдим итә. Гәүдәне юрганга төреп күмәләр. Этләр белән килеп тапмасыннар өчен, исне бетерергә йорт хуҗасы күмгән урынга махорка сибә. Берничә көннән исә түтәл ясап, анда сарымсак утырта.
 
Шикләнелгән кеше кулга алынган. Россия Тикшерү комитеты территориаль бүлекчәсе тарафыннан аңа карата үтерү турында җинаять эше кузгатылган. Республиканың һәм Бакалы район бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре бу җинаятьне тикшерүдә оператив эшчәнлекләрен дәвам итәләр.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.02.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»