|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2023 Мәдәният
Тинчурин театры балалар өчен спектакль-дәрес тәкъдим итәКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Республикасында беренче тапкыр, балалар һәм яшүсмерләр өчен, «Татар теле – сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес тәкъдим итә. Телебезне төрле алынмалардан, сленглардан арындырырга ярдәм итүче әлеге спектаклебез сәхнә теле ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләр арасында татар әдәби телендә дөрес итеп сөйләүне пропагандалау ниятеннән дөнья күрде. «Татар теле – сәхнә теле» спектакле шулай ук укучыларны татарча камил сөйләшүче артистларыбыз белән якыннан таныштыру; шул рәвешле милли театр сәнгатенә кызыксыну уяту; яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә укытучыларыбызга булышу һәм яшүсмерләребезгә “Пушкин картасы”н файдалы кулланырга ярдәм итү максатыннан сәхнәләштерелде. Спектакльнең премьерасы 10 мартта 12.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|