поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.03.2011 Мәдәният

Камал театры – Самара сәхнәсендә

Самараның драма театры бинасында Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры коллективы ике көн рәттән самаралыларга үзенең ике яңа спектаклен күрсәтте. Казан белән Самара арасына сукмак салып, менә инде ничәмә еллар Галиәсгар Камал театры шәһәребез тамашачысын шатландырып тора. Ә Максим Горький исемендәге драма театры коллективы белән аның арасында соңгы вакытларда чын дуслык җепләре дә сузылды.

Камаллыларның Самарада быелгы гастрольләрен ачу тантанасында шушы ике коллективның хезмәттәшлеге турында күп җылы сүзләр яңгырады. Шәһәребезнең драма театры директоры Валерий Мелешин, Россиянең халык артистлары Жанна Романенко һәм Владимир Борисов казанлыларны Самара театры сәхнәсендә ачык йөз белән кабул итеп, хөрмәтле кунакларга бик шат булуларын белдерделәр. Самара драма театры гастрольләр белән Казанга баргач, спектакльләрен бары тик Галиәсгар Камал театры бинасында куюлары турында әйтте Валерий Мелешин. Ә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров рухи мәркәзебез Казанда Самара артистларының үз тамашачылары булуын билгеләп үтте. Быел да апрель башларында самаралылар Казанга гастрольләр белән барырга җыеналар икән.

 

Татарларга гына хас булган матур гадәт буенча, хөрмәт йөзеннән, казанлылар хуҗаларга чиккән милли сөлге өстенә куеп, татлы чәкчәк һәм театрның 110 ел эчендә уйнаган барлык артистлары, куелган спектакльләре турында ике томлы, затлы итеп эшләнгән китап бүләк иттеләр. Безнең фотохәбәрчебез Хәмзә Мортазин шушы күңелле мизгелләрне фотосурәткә дә төшереп алды.

 

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры шәһәребезгә ике ел килмичә торган иде. Шуңа күрә самаралылар казанлыларны сагынырга өлгергән, һәм спектакльләр, гадәттәгечә, зур уңыш белән узды. Беренче көнне халык бүгенге тормыштагы кимчелекләргә ирония буларак иҗат ителгән тамашада рәхәтләнеп көлсә, икенче көнне сәхнәдән чынбарлыкның әче дөреслеген күзәтеп, тирән уйларга чумып утырды...

 

Укучыларыбыз бүген «Бердәмлек» битләрендә «Диләфрүз-remake» һәм «Курчак туе» спектакльләре турында тәфсилләбрәк укый алалар.

 

 

Валерий МЕЛЕШИН (сулдан уңга), Жанна РОМАНЕНКО, Владимир БОРИСОВ, Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе Илгиз КОЛЮЧЕВ, Шамил ЗАКИРОВ, Г. Камал театрының баш администраторы Искәндәр ВӘЛИЕВ, артистка Нәфисә ХӘЙРУЛЛИНА һәм Г. Камал театры директорының урынбасары Рәнис СӘХИБУЛЛИН.

 

"Дөньясы шәрә" дип, чишенмәсәк иде...

 

«Диләфрүз-remake» дип аталган музыкаль комедия - танылган татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең яңартылган варианты. Ул егерме елдан артык сәхнәдән төшмичә уйналган булса да, аңа карата тамашачының кызыксынуы һич кенә дә кимеми. Әмма хәзер яңа дәвер җитте, һәм шуңа спектакльне заманча үзгәртергә туры килгән.

 

Тамашаның иң төп интригасы – яшь, чибәр Диләфрүзнең рәсеме төшерелгән «Азат хатын» журналы да башка – «Сөембикә» исеме астында чыга бит инде. Олы яшьтәге самаралылар камаллыларның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен әле дә елмаеп исләренә төшерәләр, һәм «Диләфрүз remake»ны караганда шул чактагы Диләфрүзнең образы күпләрнең хәтерендә кабат яңаргандыр, мөгаен.

 

...Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең (аны яшь артистка Гүзәл Минакова уйный) фотосурәте төшерелгән «Playboy» (Плейбой) чит ил журналы егетләр кулына эләгә. Шуннан инде алар «йолдыз»га гашыйк булып, аның артыннан көтүләре белән йөри башлыйлар. Араларында бүгенге тормыштан алынган төрле типажлар: Галим абый (Фәнис Җиһанша) – өлкән яшьтә, белемле, тик үтә дә ялыктыргыч (зануда), һәр фикерен халык мәкале белән тасвирлый; Җәмил (Фәнис Сафин) – бер кызга да «яратам» дип әйтмәгән бик тә тыйнак, оялчан, юаш; Исмәгыйль (Радик Бариев) – күрше авылның гламур егете, скутерда гына йөри, үлеп үз-үзен ярата, шулай ук нык итеп барлык (!) кызларны да «сөя», Шәкүр (Илдус Габдрахман) – сугыш чукмары, шешә төбенә төшәргә дә күп сорамый. Аларның һәркайсында тамашачы, мөгаен, үзенең берәр танышын, дустын, сөйгәнен таныгандыр. Тик Диләфрүзнең йөрәге аларның берсен – аңа һаман үз хисләрен белдерергә куркып йөрүче Җәмилне генә кабул итәргә әзер. Әмма кыз да хисләрен яшерен тота.

 

Театр сәхнәсе – чынбарлыкны чагылдыручы тормыш көзгесе бит ул. Әлеге спектакльдәгечә, тотнаксыз «йолдыз»ларның шәрә тәненә кызыгып, аларга гашыйк булган, ә гади, тыйнак кызларны исәпкә дә элмәгән җүләр егетләр азмыни? Үзен Диләфрүз белән кавыштырырга тырышып йөрүче дусты Амурның (Алмаз Сабирҗанов) сөйгән кызына күз салучы Исмәгыйльләр белән дә дөнья тулган. Тик менә бернәрсә генә бүгенге чынбарлыкка туры килеп җитми төсле. Хәзерге вакытта бер кыз артыннан берьюлы дүрт егетнең йөрүенә ничек тә ышанып булмый. Ә менә, киресенчә, бер егет артыннан дүрт кыз чабып йөрсә – бу инде дөресрәк булыр иде.

 

Хәер, спектакль заманага туры китереп яңартылган булса да, элеккеге елларда тормышта күбрәк очраган, ә бүген инде бик аз калган рухи кыйммәтләр күзәтелде биредә. Әйтик, Диләфрүзнең иптәш кызы Саҗидә (Ләйсән Рәхимова) белән очрашып йөрүче Сабантуй батыры, акыллы гына авыл егете Амур беренче тапкыр сөйгәне белән өч елдан соң (!) гына үбешә. Бу парның бер-берсенә шулкадәр тугры булуына бүгенге күп яшьләр дә, һичшиксез, кызыгырлар иде.

 

Камал театры артистларының һәрберсе – бик тә колоритлы фигура. Гүзәл Минакованың бик матур, оста итеп җырлавын билгеләп үтәргә кирәк. Ә инде Радик Бариев, Илдус Габдрахман, Фәнис Җиһанша үз образларына шулкадәр нык кереп киттеләр ки, хәтта аларны башка рольләрдә күз алдына китерергә мөмкин дә түгел. Дөресен генә әйткәндә, шушы якты талантлар, көчле артистлар төп рольләрне башкаручыларны да уздырып җибәрделәр һәм тамашачының игътибарын аеруча җәлеп иттеләр, минемчә. Фәнис Җиһанша да, Радик Бариев һәм Илдус Габдрахман кебек, Татарстанның атказанган артисты исемен йөртергә лаеклы, дип уйлыйм. Шулай ук Татарстанның атказанган артисткасы, шаян, көләч йөзле Ләйсән Рәхимованың кычкырып, чын ләззәт белән көлүенә залдагы тамашачы да рәхәтләнеп кушылды. Кызның шушы кыланышлары Саҗидә ролен үзенчәлекле бер образга әйләндерә дә инде.

 

Әйе, бүген кешеләр күңелендә эчкерсезлек кимеде, бәхетле авыллар таркалды, мөнәсәбәтләрнең чисталыгы һәм гадилеге югалды. Хәзер «яратам» дип әйтүнең дә тәме бетте кебек. Үз файдасын гына кайгырткан күп егетләр-кызлар бу сүзне болай гына, теләсә кемгә әйтә алалар. Эх, хәзерге көндә чын-чынлап, җанын-тәнен биреп сөючеләр бик аз очрый шул инде. Тик шулай да бар, бар әле алар, Җәмил кебек эчкерсез яратучылар.

 

Ул сөйгәне Диләфрүзнең шәрә килеш төшкән фотосурәте бастырылган журналны ачып карарга да тарсына, ояла. Ә инде иң ахырда бары тик кызның үтенече буенча гына күз сирпеп алуга, рәсемдә Диләфрүз түгеллеген, ә бөтенләй башка кыз икәнлеген аңлый. Менә бит ул чын мәхәббәт! Күңел күзе белән күрә үзенең сөйгәнен Җәмил. Ә калган егетләрнең күзләрен ялангач тән томалап, алар хәтта кызны танымаганнар да, ләбаса! Алай гына да түгел, тыйнак авыл кызының журнал өчен шәрә килеш фотосурәткә төшә алуына да ышанганнар бит алар!

 

Менә шунысы аяныч та инде: дөньяны оятсызлык басты, һәм ул күпләрнең күзен томалады. Һәм спектакльдә яңгыраган «татар кызына ялангач килеш фотосурәткә төшәргә килешми!» сүзләре, гомумән, бөтенесенә дә кагыла түгелме?! Тормышта әшәкелек, бозыклык азрак булып, принциплар күбрәк хөкем сөрсә, бәлки, «Диләфрүзгә дүрт кияү» иҗат ителгән чордагы рухи кыйммәтләр бүген дә сакланыр иде. Ә башка очракта, спектакль героинясы Саҗидә сүзләренчә, «Дөньясы шәрә булганда, без генә киенеп йөрмәбез инде!» – дип әйтүчеләр тагын да күбәеп, һаман да түбәнгә тәгәрәвебез ахыр чиктә нәрсәгә китерер икән соң?! Барысы да халыкның үзеннән тора, тик никтер заманага сылтарга яратабыз без... Ә бит «замана үзгәрми, кешеләр үзгәрә», дип юкка гына әйтмиләрдер шул.

 

Менә шулай аңлап, яратып кабул итте камаллыларның яңа эшен зәвыклы, таләпчән Самара тамашачысы. Дөрес, араларында заманага туры китереп үзгәртелгән спектакльне, артык оятсыз мәзәкләре өчен, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Тик ул үз-үзебезгә, тормышыбызга читтән карап, кимчелекләребез турында уйланырга мәҗбүр итәдер бит? Һәм кемдер томаланган күзләрне ачтырып, тормыш җитешсезлекләрен, ялгышлыкларын күрсәтә икән, бу начар түгелдер...

 

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 

 

 

Кем кемнең курчагы?

 

Йа, Алла! Үзгәрмәсә дә үзгәрми икән бу дөньялар! Йөз ел элек татарны, гомумән, кешелекне нинди проблемалар борчыган булса, бүген дә шул ук халәт икән бит, ләбаса! Галиәсгәр Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары тарафыннан Самара драма театры бинасында күрсәтелгән “Курчак туе” спектакленнән соң моңа тагын бер тапкыр инанырга туры килде.

 

“Курчак туе”ның сценариен татар драматурглары Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмит классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” һәм “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрләренә нигезләнеп язганнар. Кайбер персонажлар өстәп тә кертелгән. Спектакльнең беренче пәрдәсендә сәхнәгә ике кеше: Сәлим бай (Әзгәр Шакир) һәм Гайни бай (Айдар Хафиз) чыга. Берсен берсе күралмауларына карамастан, беренче һәм икенче гильдия сәүдәгәрләре үзара бик әдәпле генә сөйләшәләр бугай. Ә телләре төбендә ничек булса да берсен-берсе батыру, ничек тә көндәшенең байлыгын тартып алу, ничек тә сайлаулар вакытында Думага үтеп керү һәм дәүләт акчалары тирәсендәрәк булу... Таныш түгелмени хәзерге заман кешесенә бу тема?

 

...Тора-бара Сәлим байның мәкерле планнары тамашачыга аңлашыла башлый. Карт, ямьсез куштанның күзе курчак тегүче чая һәм матур кыз Камәргә (Нәфисә Хәйруллина) төшкән икән.

 

Спектакльдә курчак темасы кызыл җеп булып бара һәм көтелмәгән урыннарда күренеп-күренеп ала, дип әйтер идем. Приказчик Вафаның (Радик Бариев) ике әрҗә белән кеше буйлыгындагы курчак кыз һәм егетне алып кереп урнаштыра башлавы башта тамашачыны гаҗәпкә сала. Тора-бара бу курчакларның туе булачагы ачыклана. Йөз ел элек татар байлары, акчаларын һәм вакытларын кая куярга белмичә, курчак туе уйнап, үзләренә тамаша кылганнар икән бит! Ике курчакны өйләнештерү өчен меңәрләгән сумнар түгеп, кунаклар һәм муллалар чакырып, купшы туйлар үткәргәннәр.

 

Сәлим бай өен бизәп торучы зур-зур пыяла ишекле шкафларга куелган курчаклар да шуны дәлилли. Спектакльнең төп герое Камәр оста курчак тегүче буларак таныла. Ләкин үзе үк байлар кулындагы “тәти курчак”ка әйләнә.

 

Камәр теккән яңа курчакларның берсе аның үзенә, икенчесе Вафага ошавы кызның яшерен тойгыларын тамашачыга ачып бирә. Тик Сәлим байның аңа карата планнары башкачарак була шул. Камәрне болай гына мәкерле кармакка эләктереп булмаячагын аңлап, ул аның әнисен Гайни байга кияүгә бирергә ниятли. Йортсыз-җирсез калган кыз турында Казан буйлап Вафа белән чуала дип, сүз чыгарырга гына кала. Пешкән җимешне ал да авызыңа сал...

 

Кеше язмышы белән курчак уйнаган кебек уйнаган бай пәрәвезенә бу юлы ихтыярсыз мәхлүк түгел, ә чая кыз килеп эләккән икән. Камәр, Вафаның да икейөзлелеген аңлап, пәрәвезне ерта һәм Казаннан Ырынбурга, ерак туганнарына ыргыла. Адресларын да белмәгән бала, әлбәттә, туганнарын таба алмый һәм притон тоткан татарлы-урыслы Наташа (Алсу Гайнуллина) кулына килеп эләгә. Шулай итеп Камәр Казанская, карт Сәлим сөяркәсе булырга теләмичә, күпләрнең сөяркәсенә әверелә...

 

Әлеге уеннарның иң аянычлы нәтиҗәсе – Камәрнең фәхишәгә әйләнүе. Фәхишә образын, чишенү сценаларын Камал театры әлегә кадәр күрсәткәне булмаган иде. Тыйнак татар кешесе өчен бу могҗиза да, үзенә күрә батырлык та. Тик спектакльдә күрсәтелгән чишенү мизгелен тамашачы оят гамәл итеп түгел, кызның сафлыгын аяк астына салып таптарга җыенучы притон хуҗасының бозыклыгы итеп кабул итә.

 

Кыз фәхешханәдә венерик авыру эләктереп Ырынбур байларының да күбесенә шушы әшәке авыруны йоктыра. Нәтиҗәдә зур тавыш чыга. Притон хуҗасы Наташаны судларага йөртә башлыйлар һәм аның “алтын чыганагы” саега.

 

Кеше үз язмышы белән үзе идарә итәме, әллә аны марионетка буларак кулланалармы? - дигән сорауга пьеса авторлары һәм спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җавап эзлиләр. Һәм үзләре үк җавап та кайтаралар: без барыбыз да кемнеңдер курчаклары. Менә бит, тормышны белеп, аңлап өлгермәгән яшүсмер кыз язмышын ботарлап ташлыйлар, аның әнисен көчләп диярлек яратмаган кешесенә кияүгә бирәләр. Дөнья күчәре булып торган Сәлим байны да Гайни һәм Вафа кебек яшьрәк бүреләр акыртып талап, урамга куып чыгаралар.

 

Ахырда аларның барысы да Идел ярында очраша. Дүрт-биш айлык көмәне булган Камәр салга утырып, җылы якларга китәргә җыена. Наташа салны ясауда катнаша. Шунда ук инде картаеп шактый әлсерәгән, бөтен мал-мөлкәтен югалтып, хәерчелеккә төшкән Сәлим бай да килеп чыга һәм Камәрне танып, хәленә төшенә, шундук туачак баланың әтисе булырга ризалыгын белдерә. Идел ярына Вафа да, бик мөһим эш беләндер инде, төшә. Ул да Камәрне күреп ала, сүз куша, ә китеп баруын күргәч, сөяркәсе булырга тәкъдим итә. Тик инде күпне күргән, беркемгә дә ышанмый торган хатын, тагын бер кат язмышын сынарга теләп, салга утыра һәм җылы якларга юнәлә...

 

Камәр – сәхнәгә әле чыгып кына килүче яшь актриса Нәфисә Хәйруллинаның беренче зур роле. Шушы ук театрда элек уйнаган атаклы актриса Фирдәвес Хәйруллинаның кызы ул. Фирдәвес нәни кызын ятим калдырып, яшьли бакыйлыкка күчә. Нәфисә Фирдәвеснең апасы кулына кала. Үсеп җиткәч, Нәфисә әнисе эзләреннән атлап сәхнәгә менә, һәм тиз арада тамашачының мәхәббәтен яулап ала. Менә бу роль аның өчен беренче зур эш булса да, тамашачы хәтерендә Камәр мәңгегә Нәфисә йөзле, Нәфисә сынлы, аның кебек үк нәфис һәм үз тормышының хуҗасы булырга омтылучы бәхетсез бер кыз буларак калыр дип уйлыйм. Әлбәттә, унбиш яшьлек Камәр күп хаталар эшләп ыргыта, тормыш агышына каршы тора алмый. Чибәр һәм ятим кыз язмышы белән уйнарга теләүчелеләр аның юлында күп очрый шул.

 

Шулай итеп спектакльнең ахыры ачык кала. Аны һәр кеше үзенчә аңлап, Камәрнең язмышын үзенчә аңларга тиеш була. Самара тамашачысы борчулы кыяфәт белән залдан чыкканда: “Бармы икән соң дөньяда өшегән җаннарны җылытучы яклар”? “Табармы икән бәхетен бу бичара хатын”? “Туасы баласы әнисенең язмышын кабатламасмы икән”? - дигән сорауларга җавап эзли кебек тоелды миңа.

 

Шул мизгелләрдә берәүләрнең башына: “Ә мин соң кемнең курчагы?” – дигән уй да кереп оялагандыр. Бу инде Гаяз Исхакыйның, классик язучы буларак, гасырлар үтү белән актуальлеген җуймый торган мәсьәләләр күтәрүенә ишарәли торгандыр.

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»