|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2023 Шоу-бизнес
Иркә: "Бер журналист «Артур кайтты» дигән язма куйган. Дөрес булса, бик сөенер идем. Әмма..."Татарстанның атказанган артисты үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы ире турында сорауларга җавап биргән. Җырчы сүзләренчә, ире хәзер элемтәгә бик сирәк чыга икән. «Сорауларга җавап. Бер журналист «Артур кайтты» дигән язма куйган булган, шуннан чыгып, сораулар бик күп килә башлады. Дөрес сүз булса, бик сөенер идем. Әмма юк шул. Шалтырату би-и-ик сирәк килә хәзер. Мин исән-имин, дисә, шуңа риза булып сөенәбез дә яши бирәбез... Хәбәре бар, әйткәнемчә, бик еш түгел. Һәрвакыттагыча, барысы да әйбәт, диюдән узганы юк. Я Раббым, исән-имин кайтар егетләребезне, амин», – дип уртаклаша Иркә.
--- |
Иң күп укылган
|