поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
12.03.2011 Дин

Ислам икътисады

9 март көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасының конференц-залында ислам икътисадына багышланган бик эчтәлекле кичә булып узды. Мөфтиятнең яшьләр белән эшләү бүлеге канаты астында оешкан “Алтын урта” клубына яшьләр белән очрашу өчен бу юлы Россия ислам икътисады үзәге җитәкчесе Сираҗетдин Нәбиев һәм икътисад фәннәре кандидаты Галим Вахитов килгән иде.

Бирегә җыелган яшьләр әлеге очрашуда да рәхәтләнеп үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләде. Клуб эшчәнлеге белән яңа гына танышканнар исә мөфтиятнең яшьләр белән ныклы элемтәдә торуының дәвамлы булуын теләп кайтып китте.

 

Бүгенге ислам икътисады турында күзаллау булдыру өчен, без сезнең игътибарыгызга Россия ислам икътисады үзәге җитәкчесе Сираҗетдин Нәбиев чыгышыннан өземтә тәкъдим итәбез. 

 

Ислам дине, ислам икътисады турында сөйләшә башлаганда минем күңелем шатлыктан елый. Ни өчен? Чөнки менә сезгә дин-исламда яшәргә алтын гасыр килде. Әле сез моның тәмен дә, кадерен дә, кирәклеген дә җиренә җиткереп, төбенә кадәр төшеп аңлап бетерә алмыйсыз. Бу – сезнең гаебегез түгел, халәт шундый. Чөнки сез динсез яшәргә мәҗбүр иткән заманда яшәмәдегез. Мин ул чорда яшәдем. Ул чор белән хәзергесен чагыштырып карасак, шуның кадәр зур мөмкинчелекләр ачылды яшьләргә. Боларны адәм баласы үзенә-үзе ача алмый, үзенә-үзе булдыра алмый, бу эшләнә фәкать Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән генә. Мин моны тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

 

  Мин “акча”лы эшләремне ташлап, яңа эшкә керешеп киттем. Сез әле аны аңлап бетерә алмыйсыз. Гомерләр узу белән бәлки минем сүзләремне искә төшерерсез. Адәм баласы матди байлыклар белән генә риза булып, килешеп яши алмый. Аңа рухи азык та кирәк. Яшь барган саен адәм баласы үзенең чынбарлыгына әйләнеп кайта, үзенең җанына рухи азык эзли башлый. Мин динебезгә тирәнрәк керергә ниятләп, яшь чакта дингә керүнең өлгермәгән вакытларын куып җитәргә тырышып, Россия ислам университетында эшли башладым. Ислам икътисады белән кызыксынучы яшьләребез бар, Аллага шөкер. Мисал өчен, Ренат Беккин. Ул сезнең өчен дә, безнең өчен дә бик мәртәбәле мисал булып тора. Гап-гади авыл малае, кечкенәдән бик тырыш, эшчән булып үскән, бик күпне белергә тырышкан егет, бүгенге көндә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән нинди зур дәрәҗәле урыннарда хезмәт куя. Бу – безнең Татарстаныбызның, дәүләтебезнең, дәүләт җитәкчеләребезнең ислам диненә, ислам икътисадына бик җитди карауларының бер мисалы. Минем иманым камил, Иншаллаһ, Казаныбыз Россиянең ислам үзәге булачак. Моны инде дөнья күләмендә дә таный башладылар. Ислам дәүләтләре җитәкчеләре ачыктан-ачык шулай дип әйтәләр. Безнең федераль җитәкчеләребез дә моңа каршы түгел. Медведев та, Путин да бу мәсьәлә турында үзләренең уңай мөнәсәбәтләрен күрсәтеп торалар. Хәзер инде безгә сезнең белән менә шундый мөмкинчелекләрдән ничек матур итеп, тулы итеп файдаланырга, шуның турында уйларга кирәктер. Шуны уйлап кына калырга түгел, шушы юнәлештә эшләп, үзебезнең тормышыбызны Аллаһы Тәгалә кушканча төзергә кирәктер.

 

  Ислам икътисады дигәндә, без бүгенге икътисад кысаларыннан чыгып, ниндидер кагыйдәләр, канун-тәртипләргә яраклашырга тырышабыз шикелле. Әмма ләкин ислам икътисады дигәндә, ул – адәм баласының бөтен тулаем яшәеш рәвешенә кагыла. Менә без хәзер ислам икътисады дип сөйли башлыйбыз икән, безгә ниндидер килешүләр төзергә кирәк булачак. Әмма ләкин ислам икътисады, минем аңлавымча, миннән башлана, сездән башлана. Сезнең аңлавыгыздан башлана. Мисал өчен, исрафның нәрсә икәнен аңламасак, әллә нинди матур докладлар чыгып сөйләсәк тә, без ислам икътисадының кырыена да басмаган булабыз. Бу – минем фикерем. Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте нәрсәдә икәнлекне аңламыйбыз икән, шушы бәрәкәтне алырга омтылмыйбыз икән, нинди генә формулалар, китаплар, законнар язсак та, безнең бу буш эш буладыр дип уйлыйм. Әти-әнигә итагатьле булып, әти-әнинең рәхмәтен алу өчен, әти-әнине карау, багу дигән әйберне аңламасак, әнигә ике конфет белән ярты кило печенье кертеп әнинең күңелен күрә белмәсәк, без инде ислам икътисадын беләбез, аңлыйбыз дигән әйбер түгелдер бу дип аңлыйм мин. Һәрхәлдә бөтен формулаларны да, договорларны да, икътисади мөнәсәбәтләрне дә белергә кирәк. Бу – икелчел. Ә беренчел – динне Аллаһы Тәгалә нәрсә өчен безгә биргәнен аңлап, шуны аңлаганнан соң дин белән яши алсак, без ислам икътисадын аңладык, ислам икътисадында яшибез, дип әйтә алабыз. 

 

  Бүгенге көндә Россиядә Россия законнары белән теләге булган кешегә шәригать кушканча яшәп була. Һәм бизнес та алып барырга була. Моңа бүгенге көндә мисаллар бик күп. Россиядә 20 миллион мөселман кешесе яши дип әйтәбез икән, 20 миллион мөселманга шәригать кушканча бизнес алып бару мөмкинчелекләре бүгенге көндә бар, тудырылган. Финанс механизмнарын алып караганда, бүгенге көндә “Әманәт”, “Юмарт-финанс” дигән кооперативлар бар. Теләге булган кешегә, алардан акча алып та, үзеңнең бизнесыңны эшләргә була. Ләкин мөмкинчелекләр, яисә Аллаһы Тәгалә кушканча налоглар түләү мәсьәләсендә эш алып барырга мөмкинме дигәндә, мин әйтер идем, монда бу юнәлештә күп эшләргә кирәк әле. Ничек итеп эшләргә кирәк? Әгәр дә без ислам икътисады буенча шушылай-шушылай эшләгез дигән законны көтеп утырсак, без беркайчан да моңа ирешә алмаячакбыз. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр борынгылар. Әгәр дә без бүгенге көндә “Юмарт-финанс”ны, “Әманәт”не, тагын берничә ислам механизмын чыгарып, федераль дәрәҗәдә күрсәтә алабыз икән, аларны бу мәсьәләдә ничек итеп яшәү өчен җайларга кирәк дигәнгә уйлата алабыз икән, законнар кабул итәргә кирәк дигән фикерне тудыра алабыз икән, без үзебезнең максатыбызга ирешә алачакбыз. Безгә берәү дә әзер модель китереп бирми. Без эшләргә тиеш сезнең белән. Илле элек менә мондый мөфтиятләр, мәчетләр булыр дигән уй безнең башыбызга да керә алмый иде. Без аны уйлый да алмый идек. Аллаһы Тәгалә бирде моны. Менә өченче ел инде рәттән Казан-саммит дигән дөньякүләм, халыкара конференцияләр бара.


Нияз САБИРҖАНОВ язып алды
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»