|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2023 Фаҗига
Адвокат МРТ кабинетында пистолеттан һәлак булганБразилиядә яшәүче адвокат Леандро Матиас, коралын алып куярга оныткан да МРТ аппаратына якын килгәч, пулядан һәлак булган. 40 яшьлек ир әнисен медицина лабораториясенә алып килгән һәм аның белән тикшеренү вакытында МРТ кабинетында булырга тиеш булган. Процедура алдыннан табиблар Матиасны һәм әнисен барлык металл предметларны алып куюларын һәм аларның учреждение кагыйдәләре белән таныш икәнлекләрен раслаучы документны имзалауларын сорыйлар.
Табиблар үтенеченә карамастан, ир гел үзе белән йөрткән пистолетын алып куймаган. 30 патроны булган коралы белән Матиас томография кабинетына керә. Кинәт кенә магнит кыры коралны үзенә тарта һәм пистолет МРТ аппаратына бәрелә. Шулчак корал ата, пуля Матиасның корсагына тия.
Әлбәттә, ирне тиз арада дәваханәгә алып киткәннәр. Табиблар адвокат гомере өчен өч атна дәвамында көрәшсәләр дә, катлаулы яраланудан ул үлгән. Полиция адвоткатның коралы рәсми теркәлгән булуын ачыклаган. Матиас социаль челтәрләрдә коралга багышланган сәхифәләр алып барган. Ирекле рәвештә корал йөртү өчен чыгыш ясаган.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|