поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.03.2011 Мәдәният

Чулман акчарлагы

Чулман елгасында паромнар йөреп торган чакта юлымның бу өлешен бик ярата торган идем. Машинада изрәп барганнан соң дәрья киңлегенә карап хозурлану рәхәт тә иде соң! Чулман өстендә уйнап, паромны озата барган акчарлакларга җим ыргыту, аларның канатларын киң җәеп, күк белән су арасын иңләүләрен көнләшеп һәм сокланып күзәтү, үзәк өзгеч моңнарыннан тетрәнү...

Узган ел Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Яңа ел кичәләре» дигән концертта утырганда Чулман елгасын кичкәндә була торган хис-тойгыларым яңарды да куйды. Сәхнәдәге Дәүләт симфоник оркестрыннан агылган Штраус вальслары, Сәйдәш музыкасы тамашачыны, дәрья дулкыннары кебек, тирбәлдерә, ашкындыра, йөрәкләрнең савын да, яралысын да сихри бәлзәмгә төрә. Дирижер таягы мәшһүр Фоат Мансуров кулында. Оркестры да, дирижеры да концертның дәрәҗәсен билгели. Бусы – бәхәссез. Димәк җырчысы – акчарлагы да – шул үлчәмгә ярашлы кимәлдә булу шарт. Акчарлак – Татарстанның халык артисты Резеда Галимова.

 

Фоат Мансуров кебек таләпчән музыкантның ышанычын һәм ихтирамын казану сирәкләр бәхетенә тигән өлеш. Җырчы кыз моны үзе дә аңлый кебек. Әнә бит ничек итеп – бу сәхнә дә, оркестр да, бөек дирижер Фуат Мансуров та, хәтта онытылып җыр тыңлаучы тамашачылар да фәкать аның өчен яратылгандыр кебек итеп җырлый. Акчарлак та бит шулай – Җиһанның бөтен иркенлеге, киңлеге аның канатлары өчен генә икәнен тоеп курыкмыйча, сагаймыйча кагына. Оркестрга кушылып җырлау осталыгы, оркестрның сулышын тою сәләте, тавышыңны оркестр авазларына үрә белү кадәресе һәр вокал остасында да була торган сыйфатлар түгел шул. Ә менә оркестр «акчарлагы» матур тавыш иясе һәм моңга гашыйк кеше дә булса, тамашачы аны чәчәгенә дә, рәхмәтенә дә күмә.

 

Резеда Галимованың Зур сәхнәгә килү сукмакларын барлап, үткән гомер сәхифәләрен сагынып сөйләшеп утырган көнгә легендар дирижер арабыздан киткән иде инде. «Мансуров минем оркестр җырчысы икәнлегемне тиз танып алды. Мин бит 1997 елдан бирле Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында эшләп торучы, Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестрының солисты. Оркестрга кушылып җырларга яратам мин», – диде ул үзе дә Филармония бинасындагы будуарында икәүдән-икәү генә сөйләшеп утырганда. Бу чибәр ханымның матур җыры гына түгел, бәлки ягымлы йөзе дә, итәгатьле кыланмышы да татарлар файдасына күп «эшләгәндер» дип уйлыйм мин эчемнән. Әйе, әйе, беләбез. Шутиков оркестры белән бергә илләр гизгәнен дә беләбез. Илләр гизү дигәчтен дә... Ул гизүләрнең күбесе Татарстанның дипломатик миссияләренең бер өлеше ләбаса! Татарстан җитәкчеләре мөһим мәсьәләләрне хәл иткәннән соң, яки уртак тел таба алмый йөдәгәндә, инде безнең сәнгатьтән «авыз итеп карагыз», дип, татар җырчыларын тыңлаталардыр, безнекеләрнең осталыгы татар моңында да, дөнья классикасында да камил булуын күреп, үзләре дә канәгать кала торганнардыр. Юк ла инде, фараз гына түгел бу. Дәлилләрне дә әллә каян эзлисе түгел. Хәер, Кореяне бик якын дип тә булмый инде. Ә бу илне искә төшерүем өчен аерым сәбәп бар. Шуннан бит инде Шутиков оркестры, бер дә уйламаган җирдән, бу илдә югары сәнгать фестивале барган көннәргә гастрольләре туры килгәнлектән генә гран-при алып кайткан иде. Безнекеләрнең осталыгын күреп, аларны автомат рәвештә конкурска кертеп җибәргәннәр булып чыкты. Ул сәяхәттән Резеда Азия дәүләтендәге концерт залларының һәр җәһәттән камиллеген күрүдән туган олы соклану алып кайткан икән: «Аларда заллар универсаль – опера, балет өчен дә, гади спектакльләр өчен дә, орган концертлары өчен дә яраклы. Акустика!!! Һушларың китмәле. Иреннәр арасыннан чыккан аваз кош кебек алга очып бара. Сигезле сыман хәрәкәтләр ясап, меңәр кешелек зал өстеннән очып уза да кабат үзеңә әйләнеп кайта. Мин беренче мәртәбә җырымны тыңлый-тыңлый җырладым анда. Америкада – Нью-Йорктагы Карнеги-холлда да җырладым әле мин. Италиядә Беллини исемендәге конкурсның гран-приен алганнан соң алып киткәннәр иде».

 

Резеда Галимованың иҗат биографиясендә конкурслы һәм җиңүле сәхифәләр байтак. Италиядә дә, Пекинда да, Мәскәүдә узган «Халыкара Дельфы уеннары» бәйгесендә дә ул я лауреат, я иң яхшы вокал иясе. Җиңүнең беренчесе кайчан булды икән – Уфада узган яшь башкаручылар конкурсыннан соң аны Уфада калырга кыстагандамы, әллә «Татар җыры-1995» бәйгесендәме?

 

Ә менә беренче алкышларны ул Түбән Кама камера оркестры белән җырлаганда ишетә. Дизайнер теккән беренче сәхнә күлмәген дә ул Түбән Камада кия. Шул гаҗәп матур күлмәкне киеп, шәһәр бәйрәмнәрендә җырлап йөргән, тирә-күрше шәһәрләргә гасторольләргә барып кайткан чаклары кичә генә кебек. Ул чагында Арзамаска бару да олы сәяхәт кебек иде. Хәзер ул, әнә, сәяхәтләр маршрутына билге куярга өлгерми. Хөкүмәт делегациясе составында барылган Һиндстан, Чехия, Австрия янына икәүләшеп саный-саный, Германия, Финляндия, Төркияне өстибез, татарның Сабантуйларын хаклап барылган Сан-Франциско, Вашингтон калаларын язып куябыз. «Ак Барс» су асты көймәсендә матросларга җырланган җырларны кайсы киштәгә куясыдыр!? «Концерт тыңларга килгән безнең хатыннарны да елаттыгыз», – дип калган икән капитаннары.

 

Менә шулай, татар малайларының – яшь матросларның сагыну хисенә дәва итеп алып барылган безнең җырлар бүтән милләт кешеләре йөрәгенә дә кага ул. Ак диңгез өстендә яңгыраган «Идел вальсы»н үзем дә ишеткәндәй булам. Хәер, Резеда анда үзенең репертуарындагы «Алтынчәч ариясе»н дә, «Розина каватинасы»н да, Алябьевның «Сандугач»ын да, әлбәттә инде, Сәйдәшев җырларын да, Яхин романсларын да җырлагандыр. «Төньяк һавасы» Резеда Галимовага шифалы. Аның инде Санкт-Петербургта – П.Чайковский исемендәге концерт залына, Дәүләт академия капелласы залына тамашачы җыйганы бар. Җырчының виртуоз вокал осталыгы кайда да тамашачыны битараф калдырмый. Резеда Галимованың ялгыз концертлары һәрвакыт Татарстанның мәдәни тормышында вакыйгага әверелә. Концертларның исемнәре генә дә тамашачыны ымсындыра торган: «Әйдә, вальс әйләник», «Күңелдә туган җырлар», «Карлы әкият»...

 

– Әй кызык та булды соң, – дип сөйләп китте ул үзенең «Карлы әкият» дигән программасы куелган кичне искә төшереп. – Ул елны кыш карсыз килгән иде. Бөтен кеше кар тели. Минем концерттан соң урамга чыксак, урамда да карлы әкият! Искитмәле гүзәллек. Менә шундый могҗиза. Тели белгән теләк хикмәте инде бу. Сүзнең кодрәтенә ышанганга күрә мин җырлаган әсәремнең эчтәлегенә бик нык игътибар итәм. Җыр белән шигырь тәңгәллеге минем өчен бик мөһим. Музыканың бик әйбәтен дә мәгънә белән тутыру мөһим. Эчтәлексез музыка үлә ул. Мин үземне тамашачы белән сәнгать арасында илче итеп хис итәм. Шуңа күрә минем хәсрәткә чумарга хакым юк. Артист сәхнәдә матур да, ягымлы да, кызыктыргыч та булырга тиеш. Мин гаиләмдә бик бәхетле. Әмма минем бәхетем гаиләм белән генә чикләнми.

 

Чибәр җырчы тамашачы каршына балкып чыгардан элек әнә нинди уйлар өермәсендә бөтерелеп ала икән ләбаса. Ә без аны – тамашачы каршына әле ак күлмәктән Кар кызы, әле чәчәкле күлмәктән Җәй кызы булып чыга торган Резеда Галимованы бәхете гел ташып торганга күрә шулай көләч дип уйлый торган идек. Хәер, Роза Мөхетдинова Җәүдәт Сөләйман сүзләренә иҗат иткән «Тамырлар» кантатасын тыңлаганда ук Резеда Галимованы гамьле җырчы итеп хәтерләп калган идем.

 

«Татар моңы» конкурсларының жюриенда озак-озак утыруларны да, балалар өчен абонемент концертларында җырлауларны да, бөтен дөнья буйлап (шөкер!) Сабантуйларга йөрүләрне дә ул иң әвәле татар җырын, татар мәдәниятен тарату, зурлау, югалтмау хакына эшли.

 

– Чит илләрдә йөргәндә кешеләрнең ни дәрәҗәдә татар моңына сусаганлыкларын һәр күзәнәгем белән тоям. Шуңа күрә минем әле юлдан туярга хакым юк.

 

Җырчыларның теләгән җиргә «барып җитү» җәһәтеннән бәхетләре бар. Кайвакыт җырлары үзләреннән дә алда барып җитә. Әле менә Резеда Галимова башкаруындагы музыкаль әсәрләр оркестрның компакт-дискларына да язылды. Радио-телевидение фондында язмалары байтак. Дөнья классикасы әсәрләре белән бергә С.Сәйдәшев, Р.Яхин, Р.Ениикеев, А.Монасыйпов, М.Яруллин, Ф.Әхмәтов әсәрләрен репертуарына алуы белән ул бүгенге яшь җырчыларга үз мәдәниятеңә игътибарлы мөнәсәбәт үрнәге күрсәтә.

 

Алма бакчаларына бай Чистайда – Чулман буенда туган кызның җыр дөньясына юлы, югыйсә, бик гади генә башланган була. Инде Чулман буендагы икенче калага – Түбән Камага күченгәндә кызга алты гына яшь була әле. Нәкъ менә кызларны музыка мәктәбенә бирә торган яшь. Ул елларда музыкаль белемле кызларның дәрәҗәсе бик югары йөрсә дә, бәләкәй Резеданы музыка мәктәбенә бирү хакында уйлаган кеше юк иде әле. Әнисенә ияреп кибеткә кергән кыз әтисенең гармунына охшаган зур уенчык янында әсәренеп туктап калмаган булса, язмышы да, мөгаен, бүтән сукмактан кереп киткән булыр иде. Уенчыкның исеме пианино икән. Музыка мәктәбендә укый башлагач, аның исеме фортепьянога әйләнер. Резеда ул көнне кибеттә әнисенә биргән вәгъдәсен бозмаган – уенчыкка кызыгып, пианино алдырткан бик күп бәләкәй кызлар кебек, соңыннан укуын ташламаган, әмма фортепьяноны гомерлек юлдашы итмәгән. Монда аның гаебе юк.

 

3 нче санлы мәктәптә инде үзе музыка укытып йөргән Резеданың тавышына училищедагы укытучысы В.П.Жургалин игътибар итә: «Сиңа җырларга кирәк», – ди ул. Резеда исә үз алдына җырлап йөрүләрен авылда – дәү әнидә җәйләгән дәвердәге яшәү рәвешенең дәвамы дип кенә белә. Дәү әнисенең радиосы бер дә тынмый. Әнисенең сеңелләре ялга кайтканда кочак-кочак җыр тәлинкәләре җыеп кайта торганнар иде. Бәбкә үләнле ишек алды татар моңына коена. Шул музыкага кушылып җырлый-җырлый, җитез кызлар сыдырып эшләп йөри. Резеданың кыз фамилиясе Сөләйманова бит. Адаш апаларының җырлары шул чагында ук җанына йогып кала. Үзе дә алар кебек җырлый алыр микән?

 

– Вакытында сиңа дөрес юлны сайларга ярдәм итүчеләр бик кирәк. Бала, хәтта яшь кеше дә, үзенә ни кирәген әле абайлап бетерми. Ярый әле безнең тормышта алдан күрүче кешеләр очрый. Менә минем җиткән кызым, ике алманың берсен ал, дисәң дә аптырап кала. Үзем алып бирәм. Икеләнгән чакта юл күрсәтүче бик кирәк. Вадим Петрович киңәшен тотып, үзем укыган училищеның вокал бүлегенә кабат кердем. Остазым аннан соң да тынычлыкта калдырмады. Казанга гына да түгел, Мәскәүгә үк китеп укырга кушты. Мин үзем дә, никтер, Казанга барырга куркам. Имеш, Казанда тукталыр кешем юк. Мәскәүдә көтеп торалар диярсең.

 

Мәскәүгә кузгалганда Резеданың инде ире – Ниязы бар. Икәүләп китәләр. Гнесиннар исемендәге Россия академик музыка югары мәктәбенә бару өчен «Баррикада» метросында төшәргә кирәк икән. Төшкәч, кай тарафка китәргә дип торганда, бер ир-ат юнәлешне күрсәтә. Юлны белгән кеше Югары музыка мәктәбенә кереп буламы-юкмы икәнен дә белергә тиеш бит инде. Очраклы юлдаш бу садә сорауга елмаеп, әмма җитди җавап бирә: «Җырлый белсәң, керерсең». Нияз, аптырап, яшь кәләшенә карый: «Ә син җырлый беләсеңме соң?»

 

Җырлый белә Резеда, тик менә укырга керү өчен җырлый белү генә җитә микән? Әле күптән түгел генә белдем. Дүрт октавада җырлый алучы дөньякүләм танылган тенор Сергей Пенкин бу уку йортын унбер тапкыр штурмлаган икән. Ә безнең Резеда беренче омтылыштан ук фамилиясен исемлектә күрә. Академия исемен йөрткән мәктәпнең ишеген атлап кергәч, Резеда таң кала: вокал җырлаучылар бик күп икән ләбаса! Ләкин алар тур арты тур кими бара.

 

«Гнесинка»ны тәмалаганда инде комиссия әгъзалары Резеда Галимованы үзләре дә ләззәтләнеп тыңлый. Кара син бу кызны! Итальян арияләрен генә түгел, тамакны кытыклый торган каты авазлары күп булган татар телендәге җырларны да соклангыч итеп башкара ала икән бит. «Гөлйөзем ариясе»н Мәскәүдәге остазлары Резедадан кат-кат җырлата. Сәйдәш музыкасы, кызның тамагында яралган затлы авазлар сихерли аларны.

 

Казанга кайтып киткәндә: «Резеда, сиңа һәртөрле конкурсларда ешрак катнашырга кирәк», – дип калган остазларыннан ерак инде ул хәзер. Яшь җырчылар күбрәк аның үзеннән кыйммәтле киңәш көтә. Сәхнәгә чыгар мизгел җиткәндә ул үз күңеленә ныклыкны дәү әнисе балачакта ятлаткан догаларны кабатлап таба. Рухи ныклык чыганагы догалар булса, тәнгә шифа өчен, зифа буйлы, саф йөзле булып калу өчен тимераяк, чаңгы шуа. Кызы Сөембикә белән җитәкләшеп бозда бөтерелү дә, дүрткуллап фортепьяно уйнау да тату гаиләнең бәхетен арттыра торган мизгелләр.


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»