поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
10.03.2011 Җәмгыять

"Болгар" кунакханәсе урынына нәрсә төзиләр?

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның шактый гомере узган "Болгар" кунакханәсе урынында кызу темплар белән төзелеш эшләре бара. Әле кайчан гына биек дивар артында кеше күзеннән яшеренеп башланган эш хәзер ике катлы йорт хәтле булган. Монда нәрсә төзелә? Төзелешне кем алып бара?

Без бу сорауларны Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм файдалануны контрольдә тоту дәүләт идарәсе җитәкчесе Игорь Нестеренкога бирдек. Ул исә, борчылырга сәбәп юк, дип тынычландыра.

 

– Чыннан да Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатында "Болгар" кунакханәсен яңадан торгызу эшләре башланды. Аның проекты шәһәр җитәкчелеге һәм министрлык тарафыннан расланды. Проект буенча бинаның беренче катында Габдулла Тукайга багышланган экспозиция урнаштырылачак. Аны Татарстан Милли музее әзерли.

 

Яңа бинада Тукай рухы сакланырмы соң? Без бу сорауны Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинга бирдек. Ул: "Без экспозиция гына түгел, бәлки Тукай рухы булган бина эшләнсен иде, дигән теләкләребезне җиткергән идек инде. Аны исәпкә алганнармы – анысыннан хәбәрдар түгелмен", – дип җавап бирде.

 

Ә менә "Азатлык" радиолары корпорациясе директоры, Россия татарларының милли-мәдәни автономияләренең Федерация киңәшмәсе рәисе Римзил Вәлиев "Болгар" кунакханәсе Тукай йорты түгел дигән фикердә:

 

– Тукай кайда гына яшәмәгән. Шуңа күрә булачак бинада музей гына була ала. Аныграк әйткәндә, бу – "Болгар номеры" дигән тарихи урын. "Татнефть"нең ярдәмче компанияләре төзелешне башлауларына шатланам, болай да озакка сузылды бит. Чөнки баштан Тукайның юбилеена бинаның бер өлешен булса да өлгертербез дигәннәр иде. Мин кунакханәне сүткәнче үк булачак йортның эскизын элеп куюларын таләп иткән идем, әмма "Ершовский" компаниясе ("Татнефть"кә карый) егетләре артык тыйнак булып чыкты, ахры.

 

Шагыйрә Нәҗибә Сафина исә бу йортның Тукай белән бәйләнеше булачагына шикләнә:

 

– Чит илләрдә андый тарихи йортларны хәтта юмыйлар да. Алар энтик йортлар дип санала. Андый йортларда рух яши дигән фикердә торалар. Чит илдә тарихи йортларның язмышы күптән хәл ителгән. Ә бездә "Болгар" номерларын Корбан гаете кичендә җимереп, хәзер инде халыкның авызын каплыйк, дигән сыман нидер корырга җыеналар икән, мин анда Тукай рухы булыр дигән фикердә тормыйм. Ә бит Балтыйк илләрендә иске йортларны эчтә калдырып, өстенә яңа йортларны төзиләр. Безнең халыкның тавышлануы, ачулануы да нәкъ шуңа бәйләнгән.

 

Фотохәбәрчебез Дмитрий Бунтуков реставрациягә яраксыз бинаны җимергәнче төшереп калган иде. Төзелеш башланды. Яңа бина элеккегесен хәтерләтерме – бусын киләчәк күрсәтер.

 

Тик шунысы аңлашылмый: ни өчен проектны алып баручылар аны җәмәгатьчелек күзеннән яшерергә тырыша? Бинаны кемдер акчага сатып алса да, Тукай яшәгән "Болгар" номерлары ул – милли ядкарь. Халыкның анда нәрсә төзелгәнен, бинаның нинди булачагын, Тукай истәлегенә анда нинди урын биреләчәген төгәл белергә хакы бар.

 

Кызганыч, "Болгар" номерларын җимергәндә күзәтелгән башбаштаклык һәм битарафлык төзелеш вакытында да дәвам итә.

 

 

 

 

 


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 42-43 | 10.03.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»