поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.02.2023 Мәдәният

«Тарлан» Уралга юл ала

17 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре старт ала. Оештыручылар – Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе.

Тәүге тапкыр татар киносы Свердловск өлкәсендә 2019 елда күрсәтелгән. Татарстан Республикасы киносы көннәре татар мәдәнияте, милли мохит белән якынрак танышырга мөмкинлек бирә.

«Чынбарлыкны чагылдыра торган фильмнар безне яшәү мәгънәсе турында гына түгел, ә тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау проблемалары турында да уйланырга мәҗбүр итә. Кино сәнгате олысын да, кечесен дә тәрбияли. Шунысы сөендерә, фильмнар субтитрлар белән бара, тәрҗемә төгәл һәм аңлаешлы ясалган. Бездә бит яшьләрнең күбесе туган телен белми», - дип уртаклашты Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиле урынбасары, «Урал татарлары» конгрессы идарәсе рәисе урынбасары, «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина.

Алдагы елларда Урал тамашачылары «Әпипә» музыкаль комедиясен, «Исәнмесез» мелодрамасын, «Сөмбел» һәм «Байгал» драмаларын күрсәләр, быел Екатеринбургның «Дом кино» кинотеатрында «Тарлан» фильмы күрсәтеләчәк. Тамашалар Югары Пышма, Буланаш бистәләрендә һәм Аракай авылында үтәр дип планлаштырыла.

Урал тамашачылары белән режиссер Юлия Захарова очрашачак.

Адрес: «Дом кино» кинотеатры, Луначарский ур., 137нче йорт.

Фильм татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.


---
Татаркино
№ --- | 09.02.2023
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»