поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
10.03.2011 Дин

Нәҗип Нәккаш: «Укытучыбыз гарәп теле кирәк буласын сизгән, ахрысы»

Күптән түгел генә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте бинасында мөфтиятнең яшьләр белән эшләү бүлегендә эшләп килүче «Алтын урта» клубының икенче кичәсе булып узды. Бу очрашуга рәссам-каллиграф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш чакырулы иде. Танылган галимнән сәнгать серләренә төшенү максатын күздә тотып, көн үтә салкын булуга да карамастан, яшьләр шактый күп килгән иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы вакытларда мөфтият яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә башлады. Һәр атнаның чәршәмбесендә атаклы зыялыларыбыз катнашында бай эчтәлекле кичәләр узу, мөгаен, матур бер гадәткә әйләнеп китәр. Яшьләр белән эшләү бүлеге исә кичәләр оештыру белән генә чикләнеп калырга уйламый.

 

Кичә дәвамында Нәҗип Нәккаш белән барган әңгәмә «Алтын урта» клубында очрашуларның никадәр җылы, бай эчтәлекле булуына бер дәлил. Сезнең игътибарыгызга шул әңгәмәнең бер өлешен тәкъдим итәбез.

 

– Каллиграфия сәнгате белән кызыксынуыгыз ни рәвешле башланып китте?

 

– Мин кечкенә вакытта әбидән калган Коръән битләре бар иде. Казан Коръәнендә биш таҗлы бизәкләр бар һәм шул миндә зур кызыксыну уята иде. Минем әтием ягыннан әби 1947 елны вафат булган булса да, аннан Коръәни-Кәримнең шактый кисәкләре калган иде. Шәмаилләр дә мине үзенә тартып торды. Әнием ягыннан булган бабайның өй тәрәзәсе арасында шактый зур шәмаил эленеп тора иде. Ә шәмаилләр ясаучы кеше безнең үзебезнең авылда да булды. Ул үзе бухгалтериядә эшли иде, ләкин гарәп язуын яхшы белүче, мәгърифәтле кеше иде ул Хәсәнша абзый. Ул кешеләрнең соравы буенча мәчет сурәтләрен кертеп, Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын, беренче сәхабә-хәлифәләрнең, дүрт олы фәрештәнең исемнәрен, катлаулы бер композиция төзеп, шәмаилләр эшли иде. Хәтта аның Сөембикә манарасын кертеп эшләгән шәмаиле дә бар иде. Бик укымышлы кеше иде ул. Кечкенәдән миндә дә шәмаилләр эшләп карауга омтылыш барлыкка килде.

 

– Ә Сез үзегез тумышыгыз белән кайсы яклардан буласыз?

 

– Мин үзем Мамадыш районының Өчиле авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 7 ел мәктәптә эшләдем. «Нәҗип, син монда әрәм булып йөрмә, укырга бар», — дип җибәрде мине укытучым Мәрьям апа. Аннан соң 1974 елны КДУга кердем. Мин ул вакытта сәнгать белән шөгыльләнә идем инде.

 

– Гарәп телен өйрәнә башлаганда ул вакыттагы Нәҗип Исмәгыйлевкә ничә яшьләр бар иде инде? КДУда Сез сәнгатьнең әлеге төренә ни рәвешле якын килә алдыгыз?

 

– Мин 26 яшемдә укырга кердем. Ул вакытта гарәп телен өйрәтә торган бердәнбер урын шушы КДУда гына иде. Менә хәзер гарәп язуын бик күп җирдә өйрәнергә мөмкин, хәтта гимназияләрдә өйрәтәләр, мәдрәсә-университетларны әйтеп тә тормыйм инде. Без исә беренче курста «Иске татар язуы» дигән фән укыдык. Укыганда бер чит тел сайларга мөмкин иде — мин шунда ук гарәп телен сайладым. Лена апа Таҗетдинова безнең укытучы булды. Дүртенче курста укыганда Хатип Госман берничә кешене җыеп алды да: «Киләчәктә гарәп язуы кирәк булачак, бу графикада язылган әйберләрне күчерә башлаячакбыз, каллиграфлар да кирәк булачак, сезне өйрәтик, йөрегез әле», — дип атаклы рәссам Бакый Урманче белән сөйләшеп, берничә кешене шуңа йөртте. Бакый агадан без каләм тотарга өйрәндек. Ул сәнгатьнең бик күп төрләрен белә иде, шул ук вакытта үзе өчен каллиграфия белән дә шөгыльләнә иде. Атеизм заманында аңа ул эшләрен күрсәтергә мөмкинлек булмады. Каллиграфия буенча аның унлап эше билгеле. Дуслары, таныш-белешләре һәм үзенең күңеле өчен эшли иде ул аларны. Хатип ага сизгән киләчәктә бу язунын кирәк булачагын. 90 нчы елларга кадәр мин үзем өчен генә шөгыльләнсәм, аннары халык өчен дә эшләргә керештем.

 

– Үзгәртеп кору елларыннан соң иҗат җимешләрегез кайларда дөнья күрә башлады?

 

– «Мирас» журналы чыга башлагач, миннән аның мөхәррире шәмаил сорады һәм мин журнал битенә тәгаенләп, шәмаилләр ясый башладым. 1996 елга инде минем 25 ләп шәмаилем басылып чыкты. Иң беренче шәмаилем Сөембикә манарасына ай куелуга багышланган иде. Ул 1990 елның 26 сентябрендә куелды, мин үзем дә бу вакыйганың шаһите булдым. Ай куелганнан соң бер-ике көн эчендә «Ватаным Татарстан» газетасына каралы-аклы тушь белән эшләнгән рәсем ясадым.

 

– Бу шәмаилегездә сез нәрсәләрне сурәтләргә теләдегез?

 

Беренчедән, Җир шарының уртасында торган кебек итеп Сөембикә манарасын. Һәм аның янына Коръәни-Кәримнән бер аять яздым: «Хаклык килде, ялган юкка чыкты». Чынлап та, безгә күп еллар буена: «Бу сезнең манара түгел, бу руслар төзегән манара», — дип ялганлап килделәр. «Монда ай тормаган, ай торырга тиеш түгел», — диделәр. Ләкин ай үз урынын алды, хаклык үз урынына килеп басты.

 

– Дөресен генә әйткәндә, шәмаилләргә нәрсәләр языла?

 

Шәмаилләргә күбрәк Коръән сүзләре һәм хәдисләр языла. Ә менә элеккеге беренче шәмаилләрдә Аллаһы Тәгаләнең яхшы сыйфатлары турында язылган. Шәмаил ул — кешенең тулы сыйфатлары дигәнне аңлата. Иң беренче шәмаилләр Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сыйфатларын чагылдырган. Ә инде соңыннан Коръән аятьләрен, хәдисләрне, хәтта шагыйрьләрнең дә мәгънәле сүзләрен кертеп ясый башлагач, аны киңрәк мәгънәдә файдаланырга керешкәннәр . Гарәп телендә аны «ләүхә» дип йөртәләр. «Ләүхә» сүзе гади генә тәрҗемә ителгәндә «такта» дип тәрҗемә ителә. Киң мәгънәсендә — язылган өслек. Ә менә бу «ләүхә» сүзе татар һәм рус телләренә ничек килеп кергән соң? «Ләүхә»дән «лавка» сүзе килеп чыккан; мунчада була торган ләүкә сүзенең килеп чыгышы да шуңа барып тоташа. Бүгенге көндә дә шәмаилләрне гарәпләр «ләүхә» дип атыйлар, ә «шәмаил» дигән сүз фарсы теленнән килеп кергән.


Нияз САБИРҖАНОВ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»