|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2023 Криминал
"Мин аны үтердем": бишенче класс укучысы сыйныфташына пычак белән ташланганПодмосковьеның Химки шәһәрендә бишенче сыйныфта укучы кыз сыйныфташына бәдрәфтә пычак белән ташланган. Ул аның күкрәген һәм башын җәрәхәтләгән (икенче мәгълүматлар буенча, йөзен җәрәхәтләгән). 10 санлы лицей укучылары SHOT Телеграм-каналына сөйләвенчә, бәдрәфтәге һөҗүмнән соң канга баткан кыз кабинетка кулына пычак тотып кергән дә тыныч кына: “Мин аны үтердем”, – дигән. Пычакны укучы кыз өеннән алып килгән. Сыйныфташлары сүзләренчә, алар кызларның низаглары турында белмәгән.
Яраланган кызны дәваханәгә озатканнар, аның гомере өчен табиблар көрәшә. Укучы кызлар арасындагы низаг сәбәбе билгесез.
Каза күргән кызның тәнендә 30га якын яра исәпләнә. Җитдиләре – 5. 11 яшьлек кызның хәлен медиклар авыр дип бәяли.
Һөҗүмнән соң балигъ булмаган баланы үтерергә маташу һәм мәктәп җитәкчелегенең ваемсызлыгына кагылышлы җинаять эшләре кузгатылган.
Чыганак: lenta.ru, SHOT Телеграм-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|