|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2023 Җәмгыять
3 һәм 6 яшьлек ике бала - 26 градус суыкта ярымшәрә килеш әниләрен эзләргә чыгып киткәнИркутск өлкәсенең Качуг поселогында Росгвардия хезмәткәрләре урамнарда патрульда йөргәндә ике кыз баланың җитәкләшеп китеп барганын күреп калган. Урамда суык булуны исәпкә алып, алар балалар яныннан тыныч кына үтеп китә алмаган. Полиция прапорщигы Андрей Колмаков һәм полиция сержанты Алексей Щапов туктап, кая барасыз дип сорарга булганнар. Балалар: “Әни өйдә юк, аны эзләргә чыктык”, - дип җавап биргәч, полиция хезмәткәрләре аларны үзләренең җылы бушлатларына төреп, машинага утыртып, эчке эшләр бүлегенә алып киткәннәр.
Кызларның берсенә – 3, икенчесенә 6 яшь икәнлеге ачыкланган. Әниләрен эзләргә карар иткәч, алар үзләре ничек булдыра, шулай киенгәннәр, колготки белән носкиларын кия алмагач, ялангач тәннәренә комбинезон белән ботинкаларын кигәннәр. 3 яшьлеге баш киемен болай гына киеп куйган, бәйләп тора алмаган.
Кызларның әниләренә карата административ протокол төзелгән, аны балаларны тиешенчә тәрбия кылмаганы өчен шелтәләгәннәр.
Бәхеткә, балаларга зыян килмәгән һәм әлеге вакытта сәламәтлекләренә берни дә янамый.
Чыганак: «КП»-Иркутск»
Автор:Әсәдуллина Эльвира
--- |
Иң күп укылган
|