поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
10.03.2011 Мәгариф

Студенларны кем саташтыра?

Бүген студентларның күбесе, реферат, курс, диплом эш­ләрен ничек язармын икән, дип баш ватмый. Чөнки аны башкалардан акчага бик җиңел яздыртырга була бит. Студентларның укуын җиңеләйтүне, акча эшләүне күздә тоткан академик үзәкләр, фирмалар яшьләрнең игътибарын үзләренә җәлеп итәргә генә тора. Тукталыш баганасына ябыштырылган, автобуслардагы телевизор экраннарында яңгыраган белдерүләр, интернетка эленгән мәгълүматлар – барысы да студентлар өчен бит.

Шундый телефон номерларының берсен хәтердә калдырып җыйдым да мин дә ярдәмгә мохтаҗ студентка сабыштым әле.

 

– Ярдәм итәргә һәрчак әзербез. Диплом эшегезнең темасын әйтегез, нинди өлешләрдән торачак? – дип җавап бирде ягымлы тавышлы кыз.

 

Алтмыштан артык биттән торган, 20 көн эчендә язып бетерү таләбе куелган, педагогика темасына кагылышлы диплом эшенең бәясе 10-12 мең сумга төшә булып чыкты. Февраль, март аенда 10 процентлы ташламалар да каралган икән. Монысы да ярап куя! Ташлама белән әлеге сумма тагын берәр меңгә кимеячәк бит. Тик башта академик үзәк урнашкан офиска барып, диплом планын төзергә, мең сум акча түләргә кирәк икән әле. Менә шуннан соң гына эшкә алыначаклар. Бу оешма Казан (Идел буе) федераль университетына якын урнашкан, икенчесе исә башкалабызның финанс-икътисад университеты белән янәшә. Минем язылачак дипломга нибары 7 мең сум гына сорадылар.

 

Интернетка кереп, "диплом эшенә заказ" дигән язуны җыйсаң, чыннан да, ярдәмгә ашыгучыларның күплегенә инанасың. "Казан студентларына ярдәм" дигән фирма әлеге "изге" эштә 2003 елдан бирле эшли. Ә менә Home Work компаниясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Казан студентларына хезмәт күрсәтә икән. Яңа заказлардан аермалы буларак, элегрәк язылганнарын ярты бәядән генә сатып алырга мөмкин. Бу компаниядә меңнән артык автор, ягъни төрле вуз галимнәре, фән кандидатлары эшли.

 

Сатып алырга була, әмма үзең язмаган дипломны үземнеке дип яклау өчен вөҗданың ояла бел­мәве кирәктер. "Үз кафедрабыздагы укытучылар да язгалый, ләкин алар темага якын килеп бетә алмый. Чөнки алар күптән укып чыккан, ә белемне һәрчак яңартып торырга кирәк", – ди Эльвира Сафиуллина.

 

Мондый хезмәт белән шө­гыль­ләнә торган ярдәмчеләрне студентларны надан калдыруда гаепләүчеләр белән беррәттән, чын ярдәмче итеп күрүчеләр дә бар. "Авылда бит бакча сукалаган өчен тракторчыны гаепләүче юк. Югыйсә хуҗа кеше көрәк алып атна буе бакчасын үзе китмәнләргә мөмкин. Бу очракта әлеге үзәкләрдә эшләүчеләр дә тырышлык куя", – ди бер танышым. Ә менә Казан дәүләт технология университеты доценты Венера Мушарованы тукталыш баганаларына ябыштырылган белдерүләр дә, интернеттан күчереп язулар да борчый. "Фәнни хезмәтләрне интернеттан күчерү бик популяр хәзер. Рефератлар арасында бер төрлеләре очрый. Андый эш тәкъдим итүчеләрне кире борган, рефератын читкә куйдырып, сөйләткән чаклар да булгалый. Шуңа күрә кабатланмас темалар бирергә тырышам", – ди ул.

 

"Әлеге күренеш республикабызда бигрәк тә Казанга хас, – ди Казан шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Марская. – Бу законлы эшчәнлек түгел, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылырга тиеш. Ачыкланган, җәзасын алган очраклар да булды. Моның өчен район прокурорлары, милиция хезмәткәрләренең актив эшләве сорала".

 

Югары белемне күтәрергә, сыйфатны яхшыртырга дибез. Бу очракта әлеге ярдәмче сыйфатын үтәүчеләргә каршы көрәшеп булмыймыни? ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иткәч, бездәге вузлар федераль карамакта, дип котылдылар. Ә менә Украина мәгариф министры Дмитрий Табачник Эчке эшләр министрлыгы белән бергә үзләрендәге шундый офисларга тикшерү уздырачагын һәм плагиатка каршы көрәшәчәген белдерде инде. Күрәсең, түзәр чамалары калмаган. Бездә исә бу проблеманы проблемага санаучылар юк.

 

реферат – 600 сум,

 

инглиз теленнән тәрҗемә – 300 сум/1 бит,

 

текст җыю – 25 сум/1 бит,

 

курс эше – 300 сум - 2 мең,

 

диплом эше – 2 – 20 мең сум,

 

магистрлык эше – 27 мең сум,

 

докторлык диссертациясе – килешү буенча,

 

кандидатлык диссертациясе – 80 мең сум.

 

Бәяләр шул ук вакытта вузның дәрәҗәсе, кыска вакыт эчендә эшләүгә һәм темасына карап билгеләнә. Әгәр студент дусларын күбрәк алып килсә, аңа ташламаны күбрәк ясаячаклар.

 

"ВТ" адвокаты Роберт Туктаров:

 

Ваемсыз студентлар мәкаләдә күрсәтелгән кыланмышлары өчен, дөресен әйткәндә, уку йорты уставында күздә тотылган чаралар нигезендә җавапка тартылырга мөмкин. Әгәр аларның реферат, курс, диплом эшләрендә бүтән авторларның иҗат җимешләре чамадан артык чагыла икән, укытучы тарафыннан кире кагылырга тиеш. Ә студентка эшне үз көче белән башкарырга туры киләчәк. Үтәлмәгән очракта уку йорты кагыйдәләре нигезендә студентка юридик җаваплылык каралган. Кагыйдәләрдә мондый студентларны уку йортыннан куу мөмкин. Оятсыз рәвештә бүтән авторларның хезмәтеннән законсыз рәвештә файдалану "плагиат", "компиляция" (лат. соmpilatiо – "өлешчә урлау", "талау") дип атала. Хокукый җаваплылыкка килгәндә, студентларга бүтән авторның эшен сатучылар РФ Административ хокук бозулары турындагы кодекс, яки Җинаять кодексының 146 нчы маддәсе нигезендә җавапка тартылуы ихтимал. Мондый җаваплылыктан тыш, Гражданнар кодексының 4нче кисәгендә каралган матди җаваплылык та бар. Авторның хокукын бозганнар 5 миллион сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 42-43 | 10.03.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»