поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.02.2023 Милләт

"Кытайда туй иттек, мәҗлескә 800 кунак килде!"

Нәгыйулла Хәсәнов — Кытайда туып-үскән газиз милләттәшебез. Ул татарча искиткеч яхшы сөйләшә. Һөнәре буенча — кытай теле укытучысы.

— Нәгыйулла, соңгы тапкыр туган ягыгызга кайчан кайттыгыз?
— 2019 елның декабрендә кайткан идем. Шуннан бирле кайта алганым юк. Әүвәл локдаун башланды, аннан соң да карантинның катгый таләпләре йомшармады. 2020 елда кешеләрне йортлары белән бикләп, ишеккә пичәтле кәгазь ябыштыралар иде. Кеше үзенә кирәк ризык, дарулар исемлеген язды, дәүләт структурасы хезмәткәрләре тауарны биреп, яңадан бикләп китте. Кытайда дисциплина көчле.

— Балачактан татарча камил сөйләшәсезме?
— Гаиләбездә татарча аралашу гына кабул ителгән. Безнең нәселнең өченче буыны Кытай дәүләтендә туды, шунда яши. Гаиләдә 3 ир бала үстек. Әсгать һәм Вәлиулла исемле энекәшләрем бар. Әтием 40 елдан артык кытай теле укытучысы булып эшләде. Ә әнием Хәлимә башта сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган, аннары, без тугач, өйдә генә булды.

— Җәмәгатегез дә татар милләтеннәнме?
— Айгөл белән интернеттан танышып, 2010 елда гаилә кордык. Шул ук елны Кытайда туй иттек, мәҗлескә 800 кунак килде! Айгөл — Лаеш районының Кече Елга авылы кызы.

— Кытайда ир-атлар хатын-кызлардан 30 млн. га артыграк, күп ир-ат шул сәбәпле гомер буе өйләнә алмый дию дөресме?
— Бу чыннан да шулай. Кытай ир-атларының күбесе парсыз кала. Чөнки урамда танышу юк диярлек. Алар күп эшли, аз күңел ача. Ата-ана хәзер кызларына ирне кияү базары аша сайлый. Анда анкета тутырыла, егетнең матди хәле яхшы булу да зур йогынты ясый. Кытай кызларының сорашулары шул: “Үз йортың, машина бармы? Акчалы эштә эшлисеңме?” 2005 елга кадәр гаиләдә бер генә бала булырга тиеш дигән закон бар иде. Нәсел дәвамчысы туу яхшырак дип саналу сәбәпле, ир-атлар саны арткан. Хәзер ата-анага туачак баланың җенесен алдан әйтү тыела. Кытайларга ике бала табу рөхсәт ителә. Ә аз милләтле халыкка, татарга да, өч бала табарга мөмкин.
 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 01.02.2023
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»