|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2023 Шоу-бизнес
Рәнис Габбасов: "Бала тугач, үзем дә үсеп киткән кебек булдым"Ваһапов фестивале лауреаты Рәнис Габбасов гаилә тормышындагы соңгы яңалыклары белән "Шәһри Казан" газетасы белән бүлешкән. "Гаилә коргач, туйдан соң мин «картайдым» шикелле. Дуслар да әйтә, бик җитдиләндең, диләр. Элек бераз җиңелчәрәк идем. Әле бер дуста кунакта, әле икенчесендә. Әле Казанда, әле Ульяновскида була идем. Хатын булгач, бала тугач, өйдә утырырга туры килә, дип әйтәсем килми. Чөнки бу үзе бер рәхәтлек бирә. Бар инде, хатыны, баласы булса да, өйгә кайтмый йөрүчеләр. Ә минем андый теләгем юк. Иң мөһиме, гаиләдә тынычлык кирәк. Мин үземне яхшы әти дип саныйм, чөнки улым белән күп вакыт уздырырга, аның үскәнен күреп калырга тырышам. Бала тугач, мин үзем дә үсеп киткән кебек булдым", ди Рәнис Габбазов.
--- |
Иң күп укылган
|