поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.03.2011 Мәдәният

“Безнең таң” атачак әле

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемен йөрткән Мәдәният йортында танылган якташыбыз, язучы, җәмәгать эшлеклесе Габделхаликъ Гариф улы Садретдиновның (Халикъ Садри) тууына 120 ел тулу уңаеннан “Безнең таң” дип аталган китабының яңа басмасын тәкъдир итү һәм искә алу кичәсе булып үтте.

Авылдашымның биографиясе һәм кайбер әсәрләре белән инде таныш булсам да, кичә барышында тагын бер кат аның авыр язмышын күзаллап үтәргә туры килде.

 

Әйе, кеше гомерендә нинди генә үзгәрешләр булмый! Менә Халикъ Садри да яшьли ятим калып, кайчан кеше кулында, кайчан урамда үскән бала. Сабый чагында бер телем икмәк сорап кулын сузган өчен туклырак тормышта яшәүче авылдашлары тарафыннан күп җәберләүләр, кимсетүләр күрә ул. Үсә төшкәч көтүче дә, тимерче ярдәмчесе дә булып эшли. Әмма ничек кенә авыр булса да, үткен егет үзенә ошаган профессиягә ия була: Уфа, Баку, Самара, Оренбург шәһәрләрендәге предприятиеләрдә, нефть промыселларында эшләп тәҗрибә туплый һәм югары квалификацияле эшче-машинист, механик булып җитешә. Ятим үскән авыл малаеның техника белән эшләргә өйрәнүе генә дә заманына күрә зур батырлык, әлбәттә!

 

Үзенең яшьлек елларын, революция эшенә кушылып китүен, остазларын һәм авыл халкының аңа карата булган мөнәсәбәтен Халикъ Садри 1937-1954 елларда язган “Безнең таң” автобиографик әсәрендә чагылдыра. Авторның советлар чорында берничә тапкыр басылып чыккан шушы китабын хәзер бары тик зур китапханәләрдә генә эзләп табып була иде. Ә Иске Ярмәк авылында булса да, бер-ике данә генә калгандыр. Хәзер инде менә ул халыктан җыелган акчага яңадан дөнья күрде һәм шушы кичәдә тәкъдир ителде. Халикъ Садриның иҗатын яшь буын авылдашларга кайтару ярмәклеләр өчен бик зур вакыйга, ә Халикъ Садриның 120 еллык юбилеена тиңсез бүләк булды.

 

Китапны тәкъдир итү кичәсе бик җылы төстә үтте. Килгән кунаклар арасында район хакимияте башлыгы Рафаэль Баһаветдинов, аның урынбасарлары Раил Шәкүров һәм Минсәгыйть Шәйхетдинов, район администрациясенең мәдәният бүлеге мөдире Раилә Сафина, Самара губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов, өлкә “Ислам-НУР” мөселман газетасы редакторы Фәрит Шириязданов, Әлмәттән укытучы, тарих туплаучы Роза ханым Сәлмәнова (аның “Ерак бабаларыбызның сукмаклары буйлап” исемле мәкаләсе “Бердәмлек”тә басылып чыккан иде һәм “Матбугат.ру” сайтында зур фикер алышу тудырды), Нурлат шәһәреннән журналист, язучы Илдус Диндаров һәм башкалар бар иде. Алар барысы да сәхнәдән әдипнең иҗаты турында фикерләрен әйттеләр. Роза ханым Сәлмәнова үзе белән алып килгән тарихи материалларны музейга бүләк итеп калдырды.

 

Авылдашларыбыз язучы Халикъ Садриның гомер юлы, иҗаты турында бик күп мәгълүматлар җыйганнар. Бу турыда кичәне алып баручы Әлфия ханым Баһаветдинова бәян итте.

 

...Февраль революциясе вакытында Халикъ Садри большевиклар ягында торып, революцион көрәш хәрәкәтенә кушыла. 1917 елның мартында Валериан Куйбышев тәкъдиме буенча аны партиягә алалар. Октябрь революциясе көннәрендә коммунист Самарада Совет властен урнаштыру һәм Идел буен акгвардиячеләрдән азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Революциядән соң ул Самара губерна комитетында татар-башкорт секциясе рәисе булып тора. Шул сыйфатта Халикъ Садри Мәскәүдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан итү турындагы тарихи закон проектына кул кую тантанасында катнаша.

 

Ул Казанда Татар коммунистик университетта уку белән беррәттән Казанның “Спартак” аяк киемнәре фабрикасына җитәкчелек итә, соңрак башка урыннарда да җитәкче булып эшли. Партиянең Татарстан өлкә комитеты партколлегиясе президиумы әгъзасы буларак, актив җәмәгать эшләре дә алып бара.

 

Бөек Ватан сугышы елларында Халикъ Садри, полк хәрби комиссары буларак, фронтның алгы сызыгында сугыша, Сталинград өчен барган канлы бәрелешләрдә яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

 

Халикъ Садриның әдәби иҗат эше Октябрь революциясенә кадәр ук башлана. Замандашлары аның төрле һөнәр остасы булуын, шаян сүзе белән кешеләрне таң калдыра алуын искә төшерәләр.

 

Халикъ Садриның тормыш иптәше ягыннан туганы - техник фәннәр кандидаты, профессор Альберт Нарбеков аны болай дип искә ала: “Халикъ абый бик пөхтә киенеп эшкә китә иде. Кайткач, Хәдичә апа пешергән тәмле ашны ашый да, караватына менеп ята һәм кулларын селкеп, үзе генә ишеткән музыкага дирижерлык итә башлый иде. Хәдичә апа берәр борчулы сорау белән янына килсә: “Ташла, Хәдичә, анысы вак мәсьәлә”, - дип кенә куя. Бик нык арыган, гомер буе эшләгән эшенең нәтиҗәсен күрмәгәнрәк кешене хәтерләтә иде ул бу вакытларда...”

 

Кичәдә тамашачылар әдипнең туганнары белән дә кызыксындылар. Халикъ Садри һәм аның беренче хатыны Зөһрә Арслан кызы Йосыпованың Мәрьям исемле кызлары булган. Язучының икенче хатыны Хәдичәдән Равил исемле уллары туа. Аларның барысы да вафат инде. Хәзерге вакытта Иске Ярмәктәге ерак туганнарының кем булуын ачыклау эшләре алып барыла.

 

Тәкъдир итү кичәсе җыр- моң белән үрелеп барды. Авыл һәвәскәрләре һәм җирле мәктәп балалары әзерләгән концерт программасы да бик тә эчтәлекле иде. Якташыбызның “Безнең таң” әсәренең бер өзеген сәхнәләштереп күрсәтү халыкның күңеленә аеруча хуш килде. Тамашачы аны тын да алмый дулкынланып карады, гүя танылган якташының авыр балачагына, аянычлы язмышына сәяхәт кылды. Бу кичә ярмәклеләрнең авыллары тарихын, анда туып-үскән күренекле шәхесләрне онытмауларын, шулар арасында Халикъ Садриның да тиешле урын алып торуын тагын бер кат раслады.

 

Вакыт үткән саен “Безнең таң” әсәре актуальлеген җуймый. Димәк, ватандашларны якты киләчәккә өндәп, кызарып, “безнең таң”ның тагын атасы бар әле...

 

 

 

Басканнар: (сулдан уңга) Илдус Диндаров, Раилә Сафина, Роза Сәлманова, Наил Галимуллин, Әлфия Баһаветдинова, Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим. Утырганнар: Гомәр Вәлитов, Фәрит Шириязданов, Расих Габидуллин.

 

Автор фотосурәтләре.


Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»