|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2023 Җәмгыять
Атна уртасына Татарстанда суытачакАтна уртасына Татарстанда антициклон йогынтысында температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Чәршәмбе, 1 февральдә, төнлә кар явачак, ләкин көндез атмосфера басымы арту белән явым-төшем туктаячак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -12 градуска кадәр, көндез -2..-7 градус салкын булачак.
Пәнҗешәмбе, 2 февральдә, явым-төшем ихтималы аз, дип билгеләп үтә синоптиклар, дип яза Татар-информ. Сизелерлек суытачак дип фаразлана: төнлә -10..-15 градус (аязганда -20гә кадәр), ә көндез -5..-10 градус көтелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 3 һәм 4 февраль, җомга һәм шимбә көннәрендә температура фоны янә күтәреләчәк. Болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак. Төнлә һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр (түбән урыннарда-15 градуска кадәр), көндез -2 дән -7 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|