поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
09.03.2011 Ир белән хатын

Көнләшү

Илленче елларның ахыры. Мәскәүдә театр училищесында укып йөргән вакытым. Җәйге каникуллар. Мин туган авылым Шыкмайда. Ниндидер бер йомыш төшеп, әнкәй белән, Тукай исемен йөрткән колхоз идарәсе урнашкан Түбән-Биш авылына барган идек. Шуннан кайтып киләбез.

Көн кичкә авышып бара. Кояш сүрелеп килә. Әйләнә-тирәдә җәйге хозурлык. Уңда инде өлгереп агара башлаган арыш басуы, салмак искән җил уңаена чайкалып, безне озатып бара. Сулда әле яшел бөркәнчеген алмаштырмаган бодай кыры атынып безне сәламли. Игеннәргә сокланып әнкәй авыз эченнән нидер сөйләнә. Ә минем күзләрем чоңгыл-төпкелле Чабак түбәсеннән агып төшкән кар һәм яңгыр сулары ергычлап урталай бүлгән текә Зәрә тауларында, алар арасын колачлаган яшел-зәңгәр саллы Зичә урманында.

 

Ике авыл уртасындагы яшел үзәнлектә хатын-кыз гәүдәсе күренде. Бер кат чабып алганнан соң, инде яңадан үсәргә өлгергән тирән сарутны ерып, безгә каршы чыгучы авылдашыбыз Саимә апа – Миңнегул абыйның әле бер аерылып, янә яңадан кушылып яшәгән хатыны булып чыкты. Әнкәйнең, гаҗәпләнеп:

 

– Бә... Саимә... Нишләп монда бер ялгызың йөрисең?.. Нәрсә югалттың?.. Кемне эзлисең? – дигән сорауларына җавап бирәсе урынга, Саимә апа, ата-анасын калдырмыйча, Миңнегул абыйны сүгәргә тотынды. Аннан качып авылдан чыгып китүе, үлән арасында яшеренеп ятуы турында сөйләде. Көнләшә, мине үтерергә тели, дип, сүзен тәмамлады. Әнкәй:

 

– Әйдә безнең белән кайт, монда юләрләнеп йөрмә ... Куркыта гына торгандыр... Әйдә... Төнлә монда кунарсыңмыни... – дип караса да, Саимә апа безгә иярмәде, юлда арлы-бирле йөренеп калды.

 

Авылга кайтып җиткәнче, әнкәй миңа Миңнегул абыйның беренче хатыны Миңямал апаның әтисе Шәех бабайны ни өчендер, пычак күтәреп, авыл урамында куып йөрүе, ул, кая барырга белмичә, ышнадагы суга кергәч, аны шунда чәнчүе, шул җинаяте өчен берничә ел төрмәдә утырып кайтуы турында сөйләде.

 

Авыл капкасы төбендә безгә Миңнегул абый үзе очрады. Ул салган, өстәвенә бик дулкынланган, болай да акаеп уйнап торган усал күзләре бөтенләй урыннарында түгел, чокырларыннан атылып чыгарга торалар иде.

 

– Уйнаш итә... Күрсәтәм әле мин аңа анасын тегеләй итим, болай итим... – дип Миңнегул абый Саимә апаны эттән алып, эткә салып сүгеп ташлады. Үзе бертуктаусыз чабыш аты кебек бер урында таптанды. Әнкәй аны тынычландырырга тырышып караса да булдыра алмады. Миңнегул абый ярсыганнан-ярсый гына барды.

 

 Турыбызга җиткәч, әнкәй өйгә кереп китте. Ә мин үзебездән берничә генә өй ары яшәгән яшьлек дустым Шмитдләргә киттем.

 

Мин аңа Саимә апа һәм Миңнегул абый турында сөйләсәм дә, аның исе китмәде, Миңнегул абый усал бит ул, гына диде дә, мине елгага су керергә төшәргә кыстый башлады. Без су коенып менеп арт капкадан ишегалдына керүгә, урамда Шмитднең апасы Бәһиҗә апаның гадәти булмаган ачынган тавышы ишетелде.

 

– Миңнегул Саимәне суйды... Уф... Миңнегул Саимәне суйды... Миңнегулның кулында пычак... Ул акылыннан шашкан, – диде.

 

Халык нәрсә булганын ишетеп, урамга чыгарга өлгергән иде инде. Берәүләр ух-ах итеп капка төпләрендә генә басып торалар. Кибеткә җитәргә 200-250 метр кала барысы да туктыйлар. Ике яктан да кибеткә якын килүче юк. Ә аның каршында ниндидер бер сәер «өем» күренә. Ул әле калкулана, зурая, әле түбәнәя, кечерәя. Мин бу «өем»нең Саимә апа белән Миңнегул абыйның гәүдәләре икәнен төшендем. Төркемнән аерылып туп-туры кибеткә таба юнәлдем. Өйләр яныннан үткәндә күрәм: берәүләр кечкенә капкаларын кысып кына ачып, икенчеләр койма өстеннән башларын гына чыгарып карап торалар. Барысының да күзләре кибет каршындагы «өем»дә. Аста Саимә апа чалкан, аның өстендә аркылы Миңнегул абый йөзтүбән яталар. Кеше гырлаган тавыш ишетелә. Әледән-әле Саимә апа Миңнегул абыйны өстеннән төшермәкче булып тыпырчына. Әмма булдыра алмый, күрәсең, көче җитми. Мин Миңнегул абыйны, иңбашыннан тотып, җиргә әйләндереп салдым. Күрәм, аның бугазы киселгән, кан саркып тора. Ул тын юлы тишегеннән сулый, шуңа гырлый икән. Саимә апа әйләнеп йөзтүбән ятты. Уң кулы белән муены артына үрелде. Анда пычак ярасы иде. Мин нәрсә эшләргә белмичә югалып калдым. Түбән оч ягындагы төркемнән бер ир кеше аерылып безгә таба килә башлады. Авыл Советы рәисе Хөснемәрдән абый икән. Аның чакыруы буенчадыр инде, кибет янына колхозның йөк машинасы да килеп туктады. Хөснемәрдән абый, шофер, мин – өчәү Саимә апа белән Миңнегул абыйны машина әрҗәсенә күтәреп салдык. Хөснемәрдән абый, бу хәл турында кичекмәстән районга хәбәр итәргә, милициягә шалтыратырга кирәк, дип, ашыгып, авыл Советына китеп барды.

 

Машина Түбән-Биш авылы сырхауханәсенә юл алды. Машина әрҗәсенең бер өлешендә Миңнегул абый гырлап ята, икенче яртысында Саимә апа арлы-бирле селкенә. Кабина түбәсенә тотынып, аяк өстендә мин барам. Үзем әледән-әле артыма борылып карыйм. Миңнегул абый торып миңа бәйләнмәсен йә Саимә апага ташланмасын дигән уй күңелемә тынычлык бирми. Миңнегул абыйның Зәрә тау итәгендә, кичке җыен уеннарында, кыска буйлы шактый юан гәүдәсен җиңел йөртеп, авызыннан төкерек чәчә-чәчә, такмак әйтеп биегәннәре күз алдыма килә. Бер елны җәен печән өстендә Зәкия апа белән ни сәбәпледер шобага салып пайга чабарга чыккан өлешләрен бүлешә алмыйча, чалгыга чалгы килешеп бәрелешкәннәре исемә төште. Ул чагында да янәшәләрендә генә печән чабучыларның аларны күрмәмешкә салышулары мине гаҗәпләндергән иде. Минем үземә дә әнкәй, аларга карама, чабуыңны бел, ул-бу булса шаһит итеп чакырып җаныңа тиярләр, – дип кисәткән иде. Ә мин, әнием күрмәгәндә, һаман аларны күзәткән, Миңнегул абыйның Зәкия апа артыннан печән чапканда, аның үкчәсенә тияр-тимәс чалгысын селтәгәнен күреп курыккан идем.

 

Машина сырхауханә ишегалдына керде. Ишек төбендә тезелешеп, кичке караңгылыкны таратырдай ак халат кигән хатын-кызлар утыра иде. Машина әрҗәсенә беренче булып, бик озак еллар сырхауханәдә шәфкать туташы булып эшләгән, тирә-юнь авылларда яшәгән барлык кешеләргә таныш булган тетя Наташа күтәрелде. Аның:

 

– Что случилось?... О, Боже мой... – дигән сүзләрен ишетүгә, Саимә апа телгә килде: – Наташа... Наташа... Көнләшеп, мине ирем... Миңнегул... Менә шулай итте... – диде.

 

Мин сырхауханә хезмәткәрләренә Саимә апа белән Миңнегул абыйны күтәреп, икесен бер палатага алып кереп салырга булыштым. Минем күз алдымда кизү торучы табиб Саимә апаның муены артындагы ачык яраны тоташтырып карады:

 

– Моны тегү безнең көчтән килми... Яра бик тирән... Муен сеңерләре киселгән... Эчкә кереп киткәннәр, – диде.

 

Мин авылга әйләнеп кайтканда, кояш баеп, караңгы төшкән иде инде. Шулай да әле күктә шәфәкъ сүнеп бетмәгән, аның болытлар арасындагы телем-телем төрле формадагы ялкыннары күңелгә шом салып, төрле күңелсез уйлар уята иде.

 

Бөтен авыл халкы урамда иде. Машина кабинасыннан чыгуга мине уратып алдылар. Сораштыра башладылар. Үзләре күргән-белгәнне сөйләделәр.

 

Миңнегул абый белән Саимә апа югары очтан бергә үзара талашып төшкәннәр. Кибеткә җиткәч, аның ишеге төбендә булган кешеләр янына килеп утырганнар. Әмма әрләшүдән туктамаганнар. Миңнегул абый кибеткә кереп, инде болай да кызмача булуына карамастан, тагын бер стакан аракы эчеп чыккан. Көтмәгәндә кесәсеннән пычак чыгарып, Саимә апага ташланган. Бу хәлне күргән хатын-кызлар, чыр-чу килеп, төрле якка йөгерешкәннәр. Ирләр арасында да Миңнегул абыйны тыючы булмаган. Бар да кибет яныннан таралышып, вакыйганың үсешен читтән генә күзәткәннәр. Миңнегул абый Саимә апаны җиргә сузып салган да сугым малы кебек суйган. Сүгенеп, кибеткә каршы тыкрыктагы өенә йөгергән. Саимә апа үзе генә калгач, берничә кыюрак кеше, янына килеп, аңа булышмакчы булган. Тик Миңнегул абыйның акыра-бакыра яңадан кибет янына килгәнен күргәч, куркышып читкә киткәннәр. Миңнегул абый Саимә апа янына килеп җиткәч, үзенең муенына пычак ышкыган, аннан аның өстенә аркылы егылган. Саимә апага туган тиешле, инде аларның өйләрендә булырга өлгергән берәүнең сөйләве буенча, Миңнегул абый алдан ук бер стакан йод әзерләп куйган булган. Саимә апаны яралагач, шуны эчеп үләргә исәпләгән, имеш. Әмма өенә кайтып кулына стаканны алгач, әллә каушап, әллә артык дулкынлану сәбәпле, аны идәнгә төшереп ваткан. Йод идәнгә түгелгән. Ниятләгән гамәлен башкара алмагач, ул яңадан кибет янына килеп, авылның бөтен халкы алдында дип әйтерлек, үз-үзенә кул салган.

 

Сөйләүләренә караганда, Миңнегул абый атна-ун көн алдан бер баш сарыгын суеп, итен Чаллыга алып барып сатып, акчасына эчеп йөргән. Тиздән авылда бер кызык була, дип сөйләнгән дә икән әле.

 

Икенче көнне Саимә апаны район сырхауханәсенә күчерүләре, аның шунда вафат булуы турындагы хәбәр яшен тизлеге белән бөтен авылга таралды. Күрәсең, аның психикасы үзенә үлем җәрәхәте салган кеше астында урамда яту, аның белән бергә машина әрҗәсендә бару, бер палатада янәшә төн куну авырлыкларын күтәрә алмаган. Саимә апаны авылга алып кайтып җирләделәр. Кабер казыган вакытта берәүләр аны кызгандылар, ә икенчеләр:

 

– Шул кирәк... Башка хатын-кызларга сабак булыр, – диештеләр. Кайсылары хаклы булгандыр: әле хәзергә кадәр аңлый алганым юк.

 

Миңнегул абыйга җинаяте өчен 13 ел бирүләре турындагы хәбәрне миңа әнием хат аша ирештерде. Мәхкәмә булганчы мин, укуымны дәвам итү өчен, Мәскәүгә китеп барган идем инде.

 

Миңнегул абыйның төрмәдә утырып авылга исән-сау әйләнеп кайтуы, ялгызы яшәп дөнья куюы турында да ишетеп кенә беләм.


Хәмзә АРСЛАНОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»