|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2011 Бәйрәм
Ирләрне ничек тыңлатырга?Белгечләр фикеренчә, хатын-кызлар идарә итсә, оешмалар яхшырак эшли. Дөрес, башта ирләрне дә тыңлата белергә кирәк. Сезгә көчле затлар белән эшләве авырмы? Татьяна ВОРОПАЕВА, Зәй муниципаль районы башлыгы:
– Ирләр элеккеге белән чагыштырганда көчсезләнә башладылар шул. Чынлап әйткәндә исә, алар белән идарә итүе авыр түгел. Теләсә нинди вазифада ниндидер субординация бар. Шуңа күрә алар билгеләнгән чиктән чыкмыйлар. Аннары эштә үземне тулысынча хатын-кыз дип кабул итмим. Үз эчемнән генә булса да сүгенергә өйрәндем әле менә. Җитәкче эшендә кемнең булуында әлләни зур аерма күрмим. Хатын-кыз җитәкче үз эшен башкара. Ирләр исә каршыларындагы гүзәл затның җитәкче дә булуын һәм аның вәкаләтләре барлыгын аңларга тиеш. Шул гына. Бәйрәм бүләге итеп кул астымда эшләүче ир-атларның үз бурычларын үтәгәндә мәсьәләгә күбрәк иҗади яктан якын килүен теләр идем. Бу – минем хыялым. Әлбәттә, җаваплылык та кирәк. Ә калган сыйфатлары җитәрлек аларның. Барысы да акыллы, кызыклы кешеләр. Үзләреннән нәрсә таләп ителүен яхшы беләләр.
Миләүшә АЙТУГАНОВА, “Яңа Гасыр” каналының генераль директоры урынбасары:
– Ир-атлар белән эшләве бик рәхәт. Әйтик, безнең телевидениедәге бүлекләрнең күбесен ир-атлар җитәкли. Миңа калса, көчле затлар һәм хатын-кызлар бергә булганда гына коллективта гармониягә ирешергә мөмкин. Ходай шулай яраткандыр инде, эшне бергәләп башкарганда гына аның нәтиҗәсе була. Ир-ат үз эшен, хатын-кыз үзенекен башкара. Көчле затларны җиңәргә тырышу дөрес түгел. Язмыштан узмыш юк диләр бит әле. Шуңа күрә ир-атлар белән идарә итеп түгел, ә хезмәттәшлек итәргә кирәк, аларның алдына максат куя белергә кирәк. Ә иң мөһиме – ир-атлар да, хатын-кызлар да үз сыйфатларын югалтмаска тиеш. Бәйрәмгә исә кул астында эшләүчеләрдән берни көтмим. Барысын да рәхәтләнеп, елмаеп һәм чын күңелдән шатланып кабул итәм. Әмма хатын-кызга һәрвакыт ир-аттан игътибар кирәк.
Резеда МАНСУРОВА, Казан шәһәренең 18 нче поликлиникасы баш табибы:
– Ирләр белән эшләве бик тә җиңел. Әгәр алар акыллы һәм пөхтә, пунктуаль һәм өлгер була, эшләрен тиешенчә башкара икән, бигрәк тә. Эшкә кабул иткәндә ирләр белән үзем аерым сөйләшәм. Мин – элеккеге психотерапевт, шуңа үз тәҗрибәмнән дә файдаланам. Буйсынырга теләмәүчеләрне акылым белән җиңәргә тырышам. Бәйрәм уңаеннан кул астымда эшләүчеләрдән бер генә нәрсә телим: алар үз эшләрен яратып эшләсеннәр һәм поликлиникабыз республикадагы иң яхшы медицина оешмасы булсын.
Венера ГАНИЕВА, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:
– Барысы да хатын-кызның үзенә бәйле. Без теләсәк, ирләр белән беләсезме ничек идарә итә алабыз?! Барысы да ялт итәчәк. Хатын-кызларны йомшак, нәзберек дип санасалар да, көчле кешеләр без. Эшне менә дигән итеп башкара алабыз. Ирләрне ничек буйсындырыргамы? Хатын-кыз ничек тели, барысы да шулай була. Буйсындыра да ала, яраттыра да. Акылыбызны тулысынча эшкә җиксәк, теләгән нәрсәнең барысын да эшләтергә сәләтле без. Бәйрәмдә минем өчен иң мөһиме кул астындагылар түгел, ә үзем канаты астында сыенган иремнең мөнәсәбәте. Аның сөйкемле итеп елмаюы, бәйрәм белән тәбрикләве үк иң кадерле һәм күңелгә хуш килә торган бүләк.
Миләүшә ГАЙФИЕВА, кибет хуҗасы:
– Хатын-кыз үзен ничек күрсәтә бит инде. Ир-ат каршысында җебеп тә төшәргә ярамый. Тик хатын-кыз сыйфатларын да югалту дөрес түгел. Тиешле урында кырыс, кирәк чакта мөлаем була белергә кирәк. Шул гына. Килешәм, күп кенә ир-атлар махсус рәвештә хатын-кызга буйсынырга теләми. Әлбәттә, аларны тыңлатуның төрле ысуллары бар. Әмма алар белән маташмавың яхшырак. Ир-ат барысын да үзе аңларга тиеш. Кул астымдагылардан бүләк кирәкми. Алар гаиләләрендәге хатын-кызларны сөендерсен. Якыннарын яраталар икән, димәк, мине дә үз итәләр дигән сүз.
|
Иң күп укылган
|