поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
25.01.2023 Җәмгыять

Нурлатта калу өчен самолеттан сикергән

Студент чорым 80нче елларга туры килде. Ул чакта Казанга бару мең газап иде. Начармы, яхшымы Нурлатта кечкенә генә аэропорт бар. 13 сәгать поездда иза чиккәнче, самолетта очу күпкә җайлырак.

Әмма “кукурузник” дип аталган самолетта Казанга кадәр барып җитүне сәламәтлеге нык кешеләр генә күтәрә ала. Әле бит анысы да очканда оча, очмаганда юк. 12 урынлы самолетка билет алу да бары зур “блат” буенча гына. 
 
Шулай бер вакыт Казан аэропортына килдем. Ни кызганыч, самолетлар ул көнне Нурлатка очмый икән. Чистай аркылы Чирмешәнгә очыгыз, аннары үз шәһәрегезгә кайтырсыз, дип “тынычландырдылар” мине биредә. Ничек инде, минем бит Чирмешәнгә барганым да юк, ә Чистай бездән 120 чакрым. Шулай да Чирмешәнгә кадәр билет алдым. Үзәккә үтә торган кышкы салкын, салонда пассажирлар күп түгел. Очучыбыз башта ук кисәтте: Чистай аэропорты кардан чистартылмаган, бәлки сезнең дә ярдәм кирәк булыр, ди. Мин беренче булып ризалаштым һәм очучы утыра торган кабина янына ук “елыштым”.
 
Чистай аэропорты, чыннан да, кар эчендә булып чыкты. Очкыч җиңеллек белән җиргә төште, ике пассажир безнең белән саубуллашып, кар ера-ера шәһәргә таба атлады. Двигатель кабынды. Әмма... самолет урыннан кузгала алмады. Без дүрт пассажир да өнсез калдык.
– Әйдәгез, төшеп очкычны терткәләп карыйк, бәлки “чаналары” кузгалыр, - дип тәкдим иттем мин.
– Әйе, бәлки кузгалыр да, – дип җанланды очучы.
Очкычка әллә ни күп тә кирәкмәгән икән, безнең “булышлыгыбызны” тоеп “чаналар” шуып китте. Шул арада без сикереп самолетка утырдык.
– Афәрин, кызлар, егетләр, – дип мактады үзебезне очучы.
 
Аның кәефе күтәрелгәнен сизеп, тагын берничә сорау бирергә булдым: самолет Нурлат өстеннән очамы, нинди биеклеккә күтәрелә һәм мине үз аэропортыбызда төшереп калдыру мөмкинлеге юкмы?
– Юк, маршруттан тайпылу катгый тыела, әмма сикереп калу мәсьәләсен карарга була, карга батудан курыкмасагыз инде, – дип көлемсерәде пилот. Ә миңа шул гына кирәк тә.
– Нурлат өстеннән очабыз, биеклекне киметәм, сикерегез, – дип кычкырды пилот кинәт кенә. Берничә минуттан мин биек кар катламы каплаган ялан кырда ята идем инде. Исән-сау җиргә төшүемә шатланып, карга чумган киемнәремне каккаладым һәм “Фәнни коммунизм”, “КПСС тарихы”, “Философия”, “Журналистикада реклама” китаплары белән шыплап тулган зур чемоданымны сөйрәп алга кузгалдым...
 
Резедә Гиняева,
Нурлат районы
Фото6 пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 25.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»