поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.03.2011 Җәмгыять

Хөсетлекме, әллә күпсенүме?

Менә Аллаһының рәхмәте белән мөхтәрәм әтиләребезгә, бабайларыбызга да кадер-хөрмәт күрсәтергә вакыт җитте кебек.

Ни өчендер элек алар хакында:

 

Нигә ташлап киттең?

Безне ятим иттең...

шикеллерәк җыр юллары күбрәк язылган булса, хәзер исә сугышта катнашкан ир затларына хәтта дәүләт тә йөз белән борылды. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, аларга РФ Президенты Указы нигезендә аерым йортлар, фатирлар да бирелә башлады. Моның өчен без Аллаһыга һәм дәүләт җитәкчеләренә рәхмәтебезне әйтергә генә тиешлебез иде сыман. Әмма кайбер туганнарның хөсетлеге яисә күпсенүе нәтиҗәсендәме, әлеге торакларның туганлык җепләрен өзүгә кадәр китереп җибәрүгә сәбәпче булулары турында да ишетергә туры килә. Кызганыч, әлбәттә.

 

Миңа шундый бер очрак турында сөйләделәр. Әти кеше Ватан сугышыннан исән-имин әйләнеп кайта. Моңа һәммәсе дә шатлана, билгеле. Еллар уза тора һәм ул картая. Казаннан 100 чакрым ераклыктагы бер авылда яшәүче Фәрит агага (исемнәр үзгәртелде) район үзәге читеннән аерым йорт бирергә булалар. Документлар да инде әзерләнеп беткән була. Шунда әти кеше уйга кала. Кемгә бирергә соң ул йортны? Үзенең өе яшәмәслек түгел әле. Дөрес балалары күп аның Фәрит абзыйның үзе янында гомер кичергән карчыгыннан һәм бер оныгыннан гайре беркем дә юк. Барлык балалары урнашканнар, һәммәсенең фатиры бар. Димәк, алар бу мәсьәләдә мохтаҗлык кичермиләр. Казанда, Чаллыда һәм Чистайда яшәүче балаларның җәмгысы фатир белән тәэмин ителгән. Фәкать бер кызы гына Татарстаннан читтә яши. Гамилә барлык туганнардан аерым: Воркутада гомер кичерә. Менә шуны-төпчек кызны туган якларга кайтару турында хыяллана ата кеше. Хәләл җефетенә дә әйтә ул үзенең бу карарын. Ул да каршы килми. Ник дигәндә, талканы коры хуҗа кешенең. Ул үз дигәнен барыбер итмичә калмый. Тик Фәрит үз карарын гаилә советына чыгаруны кирәк тапмый. Чөнки фатир аңа-гаилә башлыгына бирелгән, ләбаса!

 

Бер караганда, барысы да дөрес, һәммәсе дә мантыйкка сыешлы. Әмма икенче улы гына аның белән килешми. Әтисе ул йортны сатып, барлык балаларына тигез итеп бүлеп бирергә тиеш булып тоела аңа. Гомере буена, дөресрәге, пенсиягә чыкканчы бу улы Фәттах район үзәгендәге бер зур оешмада баш инженер булып эшләде. Хәзер аңа авылда төзи башлаган коттеджын төзеп бетерергә акча кирәк. Ахырдан шул ачыкланды: башка балалары да акчадан баш тартмаслар иде...

 

Әти кеше сүзендә нык торды. Фәрит үз карарын үзгәртә торган затлардан түгел. “Әйттем-бетте” кебек мәсләктән чыгып эш итә ул. Ике сөйләргә яратмый. Сугыш вакытында иптәшләре аны нәкъ әнә шул сыйфаты өчен ихтирам иттеләр. Аннары ул беркайчан да яралы окопташларын яу кырында ташлап китмәде. Һичкайчан үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәмәде. Авырлык килгән адәм затларына кулдан килгәнчә булышырга тырышты. 5 баласына да күркәм тәрбия бирергә омтылды хәләл җефете Нәсимә белән. Балалары мөстәкыйль булдылар, кеше күзенә карап яшәмәделәр. Һәркайсының торырга урыны, ашарга ризыгы бар. Тик нигә алар әтиләренең карары белән килешмиләр? Ни өчен алар кечкенә сеңелләренең өлешенә тигән көмеш белән куана белмиләр? Нигә һаман кара эчләнәләр, аның бәхетеннән көнләшәләр, күпсенәләр? “Димәк, без аларга дөрес тәрбия бирмәгәнбез”,-дип көрсенде һәм хафаланды ата кеше. Анысы хак: Гамилә аларны буш кул белән калдырмаска вәгъдә итә. Тик фатирның дәүләти бәясенә торырлык 900 мең сумны ул каян алсын? Миллионер түгел, ләбаса. Гамилә башта ук ул акчаның өчтән берен генә бирә алачагы турында белдерде.

 

Ә беркөнне көтелмәгән хәл булды. Район үзәгендә яшәүче икенче улы Фәттах хатыны белән авылга кайткач (аның хатыны да Фәритләр авылыннан), алар әти-әнисенең хәлен белмичә дә кире китеп бардылар. Гарьләнде моңа Фәрит ага. Йөрәгенә кара каннар саугандай тоелды. Ничек инде алай?! Ул аны укытты, тәрбияләде, кеше булсын диеп теләде. Ит яхшылык-көт яманлык шушы була түгелме! Ләкин берни эшләр әмәл юк. Инде һәммәсе дә хәл ителгән. Гамиләнең кызы Сәвия ул йортка теркәлү дә узып куйган. Фәрит үзен шунда нәрсәнедер дөрес эшләп бетермәгән кебек сизде. Тик нәрсәне? Аның уй-фикере фәкать үзенең 5 баласын бергә җыюдан, берләштерүдән генә гыйбарәт иде. Әмма киресенчә килеп чыкты түгелме?! Бәлки ул йортны аны кем тәрбия кылып, соңгы блга озата, шуңа була дип васыйть итсәң, дөресрәк булмадымы икән?

 

Бер мизгелдә мең төрле уйлар йөгереп узды Фәритнең башыннан. Ул хәзер шуны бик ачык хәтеренә сеңдерде: күпме генә бүлсәң дә, бер йорт барыбер бөтен балаларга да җитмәячәк. Димәк, булганыннан канәгать калырга кирәк. Дөрес, барлык балалары да йортны төпчеккә бирүгә ризасызлыкларын белгермәделәр. Ә намазлар укып йөргән берсе: “Аллаһының тәкъдире шулайдыр. Ә икенче абыйларга беркайчан да акча җитмәде инде”,-дип куйды әтисенең уйларын укыгандай.

 

Ә Фәрит һич тә үкенми ул Гамиләгә йортны биргәненә. Кем белә, туган якларга яшәргә дип кайткач, бәлки нәкъ шушы кызы карар аны киләчәктә.


Хаҗип ӘХМӘТША
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»