|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2008 Шоу-бизнес
РБИШЧА САБАН ТУЕННАН ФОТОРЕПОРТАЖСабантуйлар тәмам. 12 июнь көнне милли бәйрәм Түбән Новгород өлкәсендәге Рбишча авылында (Рыбушкино) узган иде. Анда Казаннан бер төркем җырчылар белән без дә бардык. Бәйрәмдә Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Dj Радик, Эльмира Галимова һ.б. җырлады. Ә Мәскәүдән Ираклий белән “Сливки” килгән иде. Сабантуйдан чыкканда сәгать ярым юл бөкесендә утырдык. Чөнки машиналарның иге-чиге юк. Менә бәйрәмнән берничә фото. Соң булса да уң булсын.
Сабантуй шәхси паркта үткәрелде Бөтен дөнья автопромы - Рбишчада! "Бал корты" Иркә Кумирлар белән фотога төшү Шашлык һ.б. Иркә белән фотога төшәргә чират Эльмира Галимова әни булырга җыена Зәйнәп ашаган арада... "Кызыл китап"ка кертелгән чәчәк (Аңлатмалы сүзлектән) Казылык яки казы - бу якларның визит карточкасы (берсе 150 сум) Башваткычлар әзер Автор фотолары.
Ләйлә ЗОТОВА |
Иң күп укылган
|