поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
23.01.2023 Әдәбият

"Билләһи, калган өч балам шаһит: мин үз теләгем белән үз-үземә кул салмадым"

Әни, кадерле әнием! Гафу ит, кичер инде мине. Юк, бу тагын елар инде, дип артык борчылма бүген. Элеккеге кебек еш еламыйм мин хәзер. Вакытында күп түктем инде күз яшьләремне, кайчакларда артыгы да булды, ахрысы.

Бу юлы мин сиңа йөрәк се­ремне сөйләргә булдым. Ни өчен минем каберем синеке белән янәшә тү­гел, ә юл читендә икәнне аң­лат­макчы булам. Мине дөрес аң­ламассың да гафу итә алмассың, дип элегрәк ачылырга курыктым сиңа. Мине тыңлавы сиңа чиксез авыр булуын белсәм дә, минем йөрәк авырлыкларымны бераз булса да җиңеләйтергә риза бу­лырсың, дип өметләнәм. Үте­неп сорыймын, түзәргә, чыдарга тырыш инде, әнием. Юк, мәңгелек йортымны юл кырыенда мин үзем сайлап алмадым. Ул элегрәк минем янымнан, чирәм юлы булып, якын гына үтә иде. Соңрак аны, асфальт салып, турайттылар. Хәзер ул миннән ерагайды. Көне-төне халык машиналарга утырып чабалар, канатлы кошлар кебек оча­лар. Нигәдер бик ашыгалар шикелле. Әллә элек өл­гермәгәннәрне башкарырга ка­баланалармы икән? 
 
«Ә үзең соң?! Нәрсә булды сиңа, - дип сорарсың миннән әнием. - Тормыштан, якты дөньядан качкан кебек ник бик иртә киттең? Шулкадәр иртә, тиз саубуллаштың аның белән. Әллә гаилә тормышына, балаларыңа чыдар хәлең калмадымы?» - диярсең. 
 
- Әнием, мин тормышымны ярата идем. Шуның өчен мин һаман юл кырыенда торам. Алсу таңнарны шатланып каршы алам, каты суыкка, эссе көннәргә түзәм. Минем янымнан үтүчеләргә исәнлек-саулык, бәхетле юллар теләп калам. Әнием, мин монда ялгыз түгел бит, кайгырма. Дөресен әйткәндә, мине беркем дә күрми дә, ишетми дә. Бу мине әллә ни борчымый. Иң мөһиме, мин кешеләрне, кошларны, җәнлекләрне каршы алып, оза­тып кала алам. 
 
Әле бит мин сиңа ни өчен гомеремне өзгәнемне әйтмәдем, әни. Тыңла, түз...
 
Билләһи, миннән калган өч балам моңа шаһит. Мин үз теләгем белән үз-үземә кул салмадым. Мин өстемә, рухыма андый гөнаһ алырга булдыра алмас идем. Бу адымга мине туганнарым - балаларымның атасы һәм кайнанам мәҗбүр иттеләр. Исеңдәме, әни, урта мәктәпне тәмамлауга кияүгә чыкмавымны үтенеп, ялвырып сораган идең? Сөйгән егетемне шулай иртә очрату язмышым булгандыр. Ул киң күңелле, чибәр, тыныч холыклы иде. Ә өченче балабыз тугач, ул кинәт кенә нык үзгәрде. Әнием, син әле дә онытмагансыңдыр, мин олы баламны - улымны мәктәпкә беренче сыйныфка озатканымны. Белсәң иде, бу минем өчен нинди зур шатлык булганны. Ул елның сентябре минем өчен искиткеч зур шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Мәктәп линейкасыннан кайтканда мин күпердә үземнең элеккеге сабакташымны очраттым. Без озак вакыт күрешмәгән идек аның белән. Мин ул арада тормышка чыгарга да, улымны беренче сыйныфка бирергә дә өлгергән идем инде. Без аның белән озак кына сөйләшеп тордык, укытучыларыбызны, мәктәп елларыбызны искә алдык. Ул мине беренче сабыемны беренче сыйныфка озатуым белән котлады. Беренче балаңны тәүге тапкыр мәктәпкә озату бер генә була бит. 
 
Аннан соң мин алма битле ике кыз бала да таптым. Минем кыска гына гомеремдә бик күп шатлыклар булды. Кояшлы көннәр болытлыларына караганда шактый иде. Кайгы-хәсрәткә мин әллә ни бирешмәдем, түз­дем. Авырлыклар узар, дип өметләндем. Язгы карлар эрегән кебек, алар вакыты белән онытылыр, ә йөрәктә бары тик яхшылыклар гына калыр, дип уйладым. Балаларыбызны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштык. Үзебезнекен генә түгел, ят кешеләрнең куанычларын да, шатлыкларын да, кайгы-хәсрәтләрен дә уртаклашырга өйрәттек. Улым мәктәптә яхшы укыды. Сабакташларына, сеңелләренә гел булыша иде. Әнием, мин боларны сиңа түкми-чәчми сөйлим, чөнки син дә бит ахирәткә ми­нем кебек иртә киттең, минем балаларымның үскәнен күрә алмадың. Кадерле әни­ем, минем гаилә тормышым бик тулы һәм бәхетле иде. Тик көтмәгәндә, кара хәсрәт килеп керде өебезгә. Биш елдан соң мин тагын авырга калдым. Шул вакыт өйдә минем өчен түзә алмаслык тәмуг җәзасы башланды. Ирем белән кайнанам мине хыянәтчелектә гаепли башладылар. Әнием, син бит ышанасың миңа, беләсең бит мин сине беркайчан да алдамаганны. Ирем белән кайнанам алдында да минем намусым һәм рухым чиста, Аллаһыга шөкер. Әмма, мин аларга үземнең гаепсезлегемне берничек тә исбатлый алмадым, төгәлрәге, исбатларга тырышмадым да. Минем өчен якты дөнья тәмам караңгы төнгә әйләнгәч, мин соңгы адым ясарга булдым. Мин ул вакытта берни турында уйларга да сәләтле түгел идем, ахирәткә мәңгелеккә китүемне, балаларымнан, туганнарымнан, дусларымнан мәңгелеккә аерылуымны аңларлык дәрәҗәдә түгел идем. 
 
Тумаган сабыемнан үзем котылырга тырыштым, дүрт көн өйдә аңсыз диярлек хәл­дә яттым, аннан соң хастаханә­гә эләгеп айдан артык яттым. Аллаһы Тәгалә минем гөнаһларыма карата бик каты җәза биргән, хастаханәдә хә­лемне җиңеләйтә алмадылар. Күз яшьләрем белән мине өйгә җибәрүләрен үтендем. Табиблар минем терелә алмавымны белгәннәр, күрәсең - җибәрделәр. Кечкенә кызыма 5 яшь кенә иде әле, үләсемне йөрәге белән сизгән, ахры, янымнан бер адымга да китмәде. Ышанасыңмы, әни­ем, ул көн-төн минем янымда булды, әллә бер дә йокламады инде, балакаем. Аңыма килеп, күзләремне ачкан вакытларда ул һәрвакыт минем янымда иде. Аның күзләрен күрсәң иде, әнием! Ул үпкәләү катыш  әрнү һәм өметсезлек белән мөлдерәп тулган күзләр хәзер дә минем күз алдымда. Алардан тавышсыз җан кычкыруы ишетелә иде сыман. «Нигә болай булдың? Ни өчен безне мәңгелек йөрәк сыкравына дучар иттең? Синнән башка безгә ничек яшисе?» - дия иде кебек бу күзләр. 
Өйгә кайткач, хәлем тагын да авырайды. Бәхеткә, шәфкать туташы күршедә ге­нә яши иде. Табиблар кушкан процедураларны бары­сын да эшләде - бик зур рәх­мәт аңа. Соңгы көн­нә­рем­дә минем хәл бераз җи­ңе­ләйде, якынна­рым, те­ре­лә башлады дип, куандылар. Ә мин моны газапларга түзгәнем өчен Аллаһының бү­ләге, дип кабул иттем. Әни­ем, балаларымның, ирем­нең, кайнанамның соң­­гы көн­нәрдә нинди газап чик­кәннәрен белсәң иде? Алар минем янымнан бер дә китмәделәр. Мин үзем дә алар­дан аерылмас­ка, дип ты­рыш­тым. Мин бит го­ме­рем­нең шулай өзеләсен уйламадым. Белгән булсам, өч баламны алыр идем дә карындагы сабыем белән бергә чыгып кына китәр идем ирем йортыннан. Балаларым белән яңа тормыш башлаган булыр идем. Ул вакытта мин үзем кебек гөнаһлыларны аерым - зират читенә күмгәнне белми идем. Мине юл кырыена җирләгәннәр. 
 
Әнием, минем монда моң­суланырга вакытым юк, бик сирәк ялгыз булам. Балаларым яныма еш киләләр, алар зур үскәннәр инде. Улым балигъ булган, ә кызларым ике су тамчысы кебек миңа охшаганнар. Ирем белән кайнанам да яныма киләләр, бергәләп дога укыйлар, гафу итүемне үтенеп елап та алалар. Мин аларны күптән кичердем. Хәзер инде кайнанам да зиратта, миннән әллә ни ерак түгел. 
 
Күптән түгел яныма бик ашыгып, дулкынланып һәм моңсуланып олы кызым кил­гән иде. Үзе яшереп утырткан топольгә бите бе­­лән сыенып, аны кочак­лап елый-елый, әкрен генә: «Әни, әнием! Нәрсә эшләдең соң син? Ник безнең турыда уйламадың? Синнән башка безгә ничек авыр, күңелсез бу­луны белсәң иде?» - дип пышылдады. Бу сүзләрне тың­лаганда йөрәгемнең сык­рануына чыдарлык түгел иде... Балаларым килгәч, баш очымда елыйлар. Мин алар алдында искиткеч гаепле. Ми­не син һәм бер Аллаһым гына кичерә алыр... Түзәр хә­лем калмаганга, гаилә хәл­ләрен, бу адымга ник баруымны сиңа сөйләргә булдым, әнием. Бәлки, бераз җиңелрәк булыр.
 
Шушы көннәрдә бер олы ке­ше зур кызыма минем исем белән эндәшкән. Ул минем сабакташым булгандыр, дип уйладым. Эх, әнием! Кайтарасы иде гомеремне, туган көннән алып яңадан яшисе иде! Мин, мөгаен, тормышымны кире кабатлар идем, кайгыларын-шатлыкларын түкми-чәчми. Әмма һәрбер елымны, һәрбер мизгелне уйлап сарыф итәр идем.
 
Менә, әнием, сиңа сөйләр сүзләрем, серләрем тәмам бугай. Сабырлык белән минем җан әрнүләремне, сагышларымны тыңлаганың өчен зур рәхмәт сиңа. Мине дөрес аңлап, кичерергә тырыш инде, кырыс хөкем итмә инде, әнием. Аз гына булса да, бәхетсез балаңны жәллә инде.   
Балаларым, туганнарым төрле сәбәпләр табып, яныма еш киләләр. Кайвакыт тук­талышка җитмичә, юл кырыенда автобустан иртәрәк төшеп калалар. Менә бүген олы кызым килгән иде. Дулкынлануын күреп, мин башта бераз куркып калдым. Ул гашыйк булган икән, әнием. Беренче мәхәббәт хисләре ки­черә балам. Бир, Аллаһым, балаларыма озын гомерле мә­хәббәт бәхетләре. Аларга рәхмәтле, изгелекле, бәхетле юлларыннан тайпылмыйча, фәрештәләр канаты астыннан чыкмыйча яшәргә насыйп булсын иде. Шатланырга тиештермен, ә мин үземә урын табалмыйм. Ана фатихасыннан башка алар тулысынча бәхетле була алмаслар бит. Ә барысына да мин генә гаепле - балаларым турында уйламыйча китеп бардым. Әнием, син мине яхшы аңлыйсыңдыр, дип уйлыйм. Мин аларга хәзер дә мәхәббәтем, җан җылым җит­мәгәнне бик яхшы сизәм. Моны аңлау йөрәгемне тел­гәли. Тик кире кайту юллары юк инде...
Фото: Фрипик.ру
 

Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ
Бердәмлек
№ --- | 23.01.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»