20.01.2023 Мәдәният
Әминә Миндияр: «12 адым» спектакле проблемаларны наркотиклардан башка да хәл итеп булуы турында»
25 һәм 26 гыйнварда Кариев театры сәхнәсендә «12 адым» дип атлаган спектакльнең премьерасы булачак. Әлеге наркотикларның кеше тормышына һәм шәхесенә җимергеч йогынтысы турындагы спектакль яшьүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга бәйлелекне булдырмау буенча махсус программа кысаларында әзерләнгән.
Әминә Миндияр, режиссёр: «Башта ук үз алдыбызга берничә бурыч куйдык: спектакльдә үгет-нәсихәт, маңгайга бәреп әйтү булырга тиеш түгел, шул ук вакытта наркоманияне якты төсләрдә дә күрсәтә алмыйбыз, бу пропаганда булыр иде. Һәм иң авыры – әлеге спектакльне яшүсмерләргә кызыклы булырлык итеп эшләргә кирәк. Ә аларны гаҗәпләндерү шактый авыр, чөнки алар бу тема турында бездән күбрәк белә. Шуңа да калыплашкан фикерләрсез, хөкем итүләрсез, бары тик ачыктан-ачык сөйләшергә булдык.
Ни өчен бала наркоманга әйләнә? Моның сәбәпләре күп: әйләнә-тирә мохиттән алып, шәхси проблемаларга кадәр йогынты ясый ала. Ә ни өчен имин гаиләләрдә үсүче бала наркомания тозагына эләгә? Спектакль наркотикларның начар булуы, балаларның зыянлы матдәләрдән нәрсә алырга теләве турында түгел, спектакль балаларның алар ярдәмендә качарга тырышуы, әмма проблемаларны наркотиклардан башка да хәл итеп булуы турында. Без әнә шуны искә төшерәбез.
Безнең алда тагын бер катлаулы мәсьәлә тора иде: спектакльдә символизм кулланыргамы, әллә чын көнкүрешне күрсәтергәме? Уйлый торгач, реализм алымына тукталдык. «12 адым» – ниндидер бизәкләр белән чуарланмаган ток-шоу кебек булачак. Ничек бар – шулай.
Әлеге спектакльне бәйлелеге булган бөтен кешегә дә карарга киңәш итәм. Наркотикларга бәйлелек турында гына бармый сүз, безнең һәрберебезнең нинди дә булса бәйлелеге бар бит. Һәм бу спектакль бөтен гаилә белән карау өчен, чөнки әгәр гаилә әгъзаларыннан берәрсе бәйлелектән интексә, аны гына түгел, бөтен гаиләне дәваларга кирәк.
Дустым үз тормышыннан бер мисал белән уртаклашты. Аның 17 яшьлек улы – агулаучы матдәләрнең барлык төрләренә (наркотиклар, алкоголь) каршы. Югыйсә ул укыган мәктәптә яшүсмерләрнең 25%ы бу матдәләрне кулланган. Шулай да аның бу ымсындыруларга каршы торырга эчке көче бар. Ни өчен? Чөнки малайга 10-12 яшьләр булганда, аларның классына кайчандыр үзе наркоман булган кеше килгән һәм наркотикларның нинди явыз көч булуы турында бөтен дөреслекне сөйләгән. Һәм болар барысы да дустымның улына бик нык тәэсир иткән, аның башында «наркотик – начар нәрсә» дигән уй бөтенләйгә уелып калган. Без, «12 адым»ны әзерләгән команда да, әлеге спектакль тамашачыларның тормышында наркотикларга карата җирәнү тудырачак бер эпизод булыр дип өметләнәбез».