поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
18.01.2023 Мәдәният

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия: «Кунакларны әни пәрәмәчләре белән сыйларга җыенабыз»

15 гыйнварда татар халкының сөекле җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Тукай премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулды. Легендабызның бакыйлыкка күчкәненә биш елдан артык вакыт узса, ул әле дә арабызда кебек.

Әлфия пәрәмәчләре
15 гыйнварда Әлфия Авзалованың туган көне булса, 16 гыйнварда Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 4 ел булган икән. Әлеге ике легенда җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратында җырчыларның каберенә чәчәк салдылар.
 
Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган чаралар циклын апрель азагында зур концерт белән дәвам иттерергә ниятлиләр. Бу хакта аның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова сөйләде. Шулай ук яз көне Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска гаризалар кабул итә башлаячаклар. Конкурс үзе октябрьдә узачак. Моннан тыш, яздан башлап «Туган авылым» милли комплексында урнашкан Әлфия Авзалова исемендәге Үзәктә махсус экскурсияләр уздырырга телиләр.
 
– Экскурсия азагында кунакларны әнинең яратып пешерә торган пәрәмәчләре белән сыйларга җыенабыз. Алар гади пәрәмәчтән зурлыгы белән аерылып тора. Әни аларны һәрвакыт зур итеп пешерде. Ятим булгач, балачагында һәм яшьлек чорында еш кына тамагын туйдыра алмаган ул. Шуңа күрә үз гаиләсенә һәркем бер тапкыр ашауга тамагын туйдыра ала торган пәрәмәчләр пешергән, – ди җырчының кызы Зөлфия ханым.
 
2023 ел азагында исә легендар җырчы исемендәге фонд чираттагы проектын – Әлфия Авзаловага багышланган мюзикл-спектакль тәкъдим итәр дип көтелә.
 
 
Әлфия Авзалова үзе оештырган «Казан утлары» вокаль-инструменталь ансамбле белән. 1970 нче еллар
– Әнинең репертуарыннан 20–30 җыр туплап, «Аксу» компаниясе белән караоке да чыгарырга ниятлибез.
 
Шөкер, кайсы ишеккә шакысак та, кире какканнары юк. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович та, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич та игътибарсыз калдырмыйлар. Хөкүмәт, Бөтендөнья татар конгрессы, филармония, Казан мэриясенең дә ярдәмен тоябыз. Аз булсалар да, меценатларыбыз бар. Фондка аларның ярдәме бик кирәк. Ничек тә туктап калмаска, эшебезне дәвам иттерергә иде. Әнинең исемен халык күңелендә яшәтәсе килә бит… – дип сөйләде безгә Зөлфия ханым.
 
Татарның хатын-кыз җаны
Татар яшәгәндә, үлмәс җырчы ул. Рабит Батулла якын дусты Әлфия Авзалованы шулай бәяләде.
 
– Әлфия Авзалованы оныттылар дип әйтеп булмый. Татар, рус, инглиз телләрендә зур-зур китаплары чыкты, үзе яшәгән йортта истәлек тактасы куелды, музее бар. Кызы – Зөлфиясе бик тырышып эшли. Әнисе өчен үлеп тора иде ул. Хәзер менә аның эшен дәвам иттерә. Әлфия апаны, Зөлфия булганда, халык онытмас. Хәер, татар яшәгәндә, Әлфия болай да онытылмас ул. Татар халкы яшәгәндә, Илһам да, Әлфия дә яшәр. Алар икесе дә – уникаль шәхесләр. Берсе – татарның хатын-кыз җаны, икенчесе – ир-ат җаны. 50 ел гомерләрен халыкка, татар җырына хезмәт итүгә багышлаган кешеләр. Ни генә булса да, җырлаудан туктамады алар. Икешәр ай гастрольләрдә йөргәндә салкын тидерсә дә, бер тапкыр да концертын өзгәне булмады Әлфия апаның. Үзен кызганмый иде. Бу – үзе батырлык.
 
Әлфия Авзалова, Зиннур Гыйбадуллин. 1965 ел
 
«Әйбәт кенә, малакачкаем!»
Әлфия Авзалова турында хатирәләре белән аның якташы, журналист Эльмира апа Закирова да уртаклашты.
 
– Ничә яшьтә булганымны төгәл генә хәтерләмим. Әти белән каядыр баруыбыз иде. Юлыбызга Әлфия апа очрады. Әти шунда: «Ни хәл, Әлфия?» – димәсенме?! Шаккаттым. Әлфия апаның: «Әйбәт кенә, малакачкаем! Концертлар белән кайттык әле», – дигән сүзләреннән соң бу хис артты гына. Соңыннан әтидән: “Әллә син аны якыннан беләсеңме?” – дип сорадым. «Юк инде, болай гына эндәштем», – диде әти. Күптәнге танышын күргән кебек җавап бирүе генә дә ни тора бит Әлфия апаның!.. Тагын бер хатирәм 2005 нче елларга барып тоташа. Бер автобус халык – якташ язучылар, журналистлар, артистлар – Актаныш Сабан туена кайтабыз. Арада Әлфия апа да бар. Төрле кызыклар сөйли. Ялындырмый, җырлап та җибәрә. Баянчы Зиннур Гыйбадуллин үзе сизмәгәндә, портфеленә кирпечләр тутырып, юри авырайтуларын, бер фатирга урнашкач, карават астында утырган каз юрганын тартып төшергәнне, йөк машинасында авылга килеп төшкәч, чегәннәр дип кабул итүләрен мәзәк итеп сөйли. Эч катканчы көләбез. Аның белән озын юллар да кыска тоела. Иртәгә Сабан туе буласы көнне кич район мәдәният йортына җыелабыз. Талантлы балалар чыгышы, «Агыйдел» җыр-бию ансамбле концерты… Сәгать төнге унбердә затлы кунак – Әлфия Авзалова чыга сәхнәгә. Гадәттә, дәрәҗәле җырчыны аккорд рәвешендә иң ахырдан чыгаралар да шулай, концерт тәмамлана. «Концерт бетә дә инде», – дип өтәләнәм. Янәшәмдә төрле авылларның хуҗалык җитәкчеләре утыра иде. Минем сүзләрдән соң дәррәү көлеп җибәрделәр: «Нәмәдәй бетү?! Әле башлана гына!» – диләр. Һәм, чынлап та, Әлфия апа рәхәтләнеп, сәхнәдә килеш халык белән аралаша-аралаша, сөйли-сөйли җырлый – тәмам түгелә! Ә залдагылар таң атканчы тыңларга да риза!
Фото: vk.com/tatfilarmonia

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»