поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.01.2023 Мәдәният

Китабын тотып кайтты туган ягына. Юлсубинода Равил Фәйзуллин салон-музее ачылды

"Шагыйрь булып, китабыңны тотып, кайтсаң иде туган ягыңа!.." дип язган булган Равил Фәйзуллин яшь чагында. Бер уйласаң, берничә гади генә сүз бер җөмләгә тезелгән, ә нинди зур мәгънә, нинди зур фәлсәфә! 12 гыйнвар көнне Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга багышланган музей ачылды. Гадәттә, музейны бакыйлыкка күчкән шәхескә атап ачалар. “Тереләргә атап музей ачарга кирәк”, — диде язучының адашы һәм якташы, РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфиев. Бу нисбәттән әлеге музейны салон-музей дип атарга карар кылганнар.

Беренчедән, ул Равил Фәйзуллин иҗатын гына түгел, ә шушы район җирлегеннән чыгып, дөньякүләм танылу алган әдәбият-сәнгать әһелләре иҗатын да колачлый. Икенчедән, Равил абый әйтүенчә, бу төрле очрашулар оештыру урыны, кайнап торган җир булырга тиеш.

Музей ачылышы бәйрәм кебек оештырылган иде. Кунакларны гармун-баяннар белән каршы алдылар. Казаннан, Түбән Камадан, башка яклардан бик күп кунаклар кайткан. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Радик Исламов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова музей ачылышы уңаеннан җылы сүзләрен җиткерделәр.

Берара очрашу Равил Фәйзуллин юбилеена әйләнә башлады, моны “юбиляр” үзе дә шаярып төрттереп куйды. Язучы Зиннур Мансуров яшь Равилнең әдәбиятка яңалык алып килүен кырмыска оясына тыккан таяк белән чагыштырды. Бунтарлык мәктәптән үк килгән. Класс җитәкчесе староста Равилгә характеристика язганда болай дигән: “сыйныфта тәртип урнаштыра алмады, әмма бөтен классны үз җаена борды”.

Балачагын Равил ага үзе дә көлеп искә ала. Өченче сыйныфта укыганда редакциягә шигырь җибәргән ул һәм үзенең биографиясен дә теркәп куйган. “Узган чирекне гел бишлегә тәмамладым, ә бу чиректә бер дүртлем чыкты, әмма мин аны, һичшиксез, төзәтәчәкмен!” дип тәмамлаган ул “биографияне”.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның шушы очрашуда әйткән бер сүзе истә калды. Мәктәпләребез музейга әйләнмәсен иде, диде ул. Моңа капма-каршы фикер дә әйтелде: бүгенге музей ачылышы, киресенчә, мәктәпне саклап калу омтылышы ул. Моны Равил абый үзе дә кычкырып ук әйтмәсә дә, үзара сөйләшкәндә аңларлык итә. Бүген зур гына Юлсубино мәктәбендә нибары 25 бала укый. Фәлән авылда фәлән бала, төгән авылда – төгән. Кайдадыр, гомумән, мәктәп ишеге бикле, ә балаларны күрше авылга автобус йөртә. Эш музейда түгел. Авыл мәктәпләреннән алга таба Равил Фәйзуллиннар чыгармы? Менә бит нидә хикмәт. Гомумән, калырмы авылда мәктәп? Калырмы мәктәп баласы? “Шагыйрь булып, китабыңны тотып, кайтсаң иде туган ягыңа!..” дип хыялланган авыл баласы?

 


Данил СӘФӘРОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»