поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.01.2023 Җәмгыять

6 бала белән урамда калган Вәлиәхмәтовлар: «Авылыбыз егетләре йортны бушлай күтәреп бирделәр»

Узган ел ахырында Арча районының Кәче авылында яшәүче 6 балалы гаиләнең йортлары янып урамда калулары хакында язган идек. Ул чакта Фәридә һәм Динар Вәлиәхмәтовлар бер йортта 9 кеше яшәгән. Алар үз яннарына Фәридәнең әнисен дә сыендырган була.

Кызганыч, 2022 елның 21 декабрендә Фәридәнең әнисе каты авырудан үлеп китте. Аны озату, ашларын уздыру мәшәкате дә күршеләре Фәнисә Галәвиева өстендә иде.
 
Хәтерләсәгез, Фәнисә бу гаиләнең инде икенче кат януын хәбәр иткән иде. Беренче тапкыр янган пуҗымда йорт өчен салынган фундаментлары да бар дигән иде. Авыл халкы күпбалалы гаиләне урамда калдырмады. Алар Вәлиәхмәтовларга йорт сала башлады. Инде диварларын өеп тә куйганнар.
 
– Җыелган акчаларга кирәк-яракларны алдык та, авылыбыз егетләре йортны бушлай күтәреп тә бирделәр. Вәлиәхмәтовлар кайгысына битараф булмаган һәр кешегә чиксез рәхмәт, – ди Фәнисә. – Әлегә Вәлиәхмәтовлар вакытлыча Арчада күпфатирлы йортта яшәп торалар. Балалары Кәче мәктәбендә укый. Йортның тизрәк түбәсен ябарга дип исәпләп торабыз. Эшчеләр кирәк. Әлегә авылдашларыбыз Раиф Мөхәммәтшин, Альберт Назаров, Фәнис Закиров, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Айнур һәм Алмаз Вәлиәхмәтовлар йортны төзи. Аларга ярдәмчеләр кирәк. Савап эшләргә теләүчеләр табылыр дип уйлыйм.
 
Булышам диючеләр булса, күршеләре Фәнисә Галәвиевага шалтырата ала. Хәбәрләшү өчен аның телефон номеры 8 962 553-41-78. Шулай ук Вәлиәхмәтовларның гаилә башлгы Динарга да 8 950 314-87-00 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.
 
30 гыйнвар көнне Фәридәнең әнисенең кырыгы икән. Кәче авылы халкы аның ашын уздырыр өчен дә үзеннән өлеш кертә башлаган. Әле бит өйне дә төзеп бетергә һәм өй эченә кирәк яраклар алырга кирәк. Бу гаиләгә акчалата ярдәм итүчеләр дә табылса, бик яхшы булыр иде. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Фәнисә Фәнис кызы Галәвиева исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Аның картасы 8 908 349 69 06 телефон номерына беркетелгән.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»