|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2023 Җәмгыять
Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимов вафат11 гыйнварда 88 яшендә Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов вафат булды. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. "Мортаза Гобәйдулла улы вафат булды. Без бөтен булмышын республикага һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлаган башкорт халкының бөек улы алдында башыбызны иябез. Хушыгыз, хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы", дип язган Радий Хәбиров. Декабрь ахырында үзенең зур интервьюсында Радий Хәбиров Мортаза Рәхимов белән даими аралашуын әйткән иде, дип яза "Кызыл таң" газетасы. "Ул бераз авырый. Без күптән түгел Мортаза Гобәйдулла улы янында булдык. Без аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез һәм һәрвакыт тирән хөрмәт белән карыйбыз. Яңа ел алдыннан, һичшиксез, Мортаза Гобәйдула улы янына барачакмын", - диде ул чакта Радий Хәбиров.
--- |
Иң күп укылган
|