поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.01.2023 Шоу-бизнес

Вилдан Шәмсетдинов: «Ни булганын үзебез дә аңламый калдык…»

Бүгенге сәхифәбезгә кунакка Вилли тәхәллүсе белән билгеле булган җырчы Вильдан Шәмсетдиновны чакырдык. Башкортстанда туган егетнең балачагы ничек узган? Иҗатка мәхәббәт кемнән «сеңгән»? Тормыш иптәше Гөлназ Асаева белән кем «аерган» аларны? Без әнә шулар турында сөйләштек.

– Ни хәл?
 
– Хәзер хәлләр ярыйсы, Аллага шөкер. Соңгы арада нинди вирус бар, барысын да үзем аша үткәреп бетердем, ахры…
 
– Вилдан, балачагыгыз турында сөйләгез әле.
 
– Балачагым туган ягымда, әти-әни йортында – Башкортстанның Көергәзе районындагы Яңа Мораптал авылында үтте. Әтиемнең тугыз кыз һәм ул туганнары бар. Ун баланың алтысы төрле яклап иҗатка якын. Олатаем (әнинең әтисе) биюче, баянчы булган, мандалина һәм курайда уйнаган. Кыскасы, туганнарым арасында җыр-биюгә оста кешеләр дә, музыка уен коралларында уйнаучылар да бик күп. Кечкенә чакта мин дә, ничек тә алардан калышмаска тырышып, иҗатка тартылдым. Кечкенә сыйныфларда укыганда ук җырлар иҗат итеп, шуларны компьютерның микрофонына яздыра идем.
 
– Тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан көнегез исегездәме?
 
– Сәхнәдә беренче тапкыр Башкортстанның Күмертау шәһәрендәге гимназия-интернат сәхнәсендә чыгыш ясадым. Ул көн әле дә хәтеремдә. Чыгыш алдыннан интернат бүлмәсендә бер егет белән сугыштым. Ул бүлмәдән күз төбем зәңгәрле-шәмәхәле булып чыктым. Шуңа күрә сәхнәгә кара күзлек киеп чыгарга туры килде…
 
– Ни өчен зур сәхнәгә Вилли булып чыгарга уйладың?
 
– Оренбургта укыганда, ә бу 2013 еллар тирәсе, урыс егетләре, исемемне кыскартып, «Вилли» дип йөртәләр иде. Бераздан без алар белән җырлар яздыра башладык. Аларны чыгарганда, исемемне «Вилли» дип куя башладым. Ияләнеп киттем дә калды ул шулай.
 
– Моннан ике еллап элек Элвин Грей һәм сезнең арада бәхәс чыккан иде. Гомумән, аның лейблына ничек килеп эләккән идегез сез? Һәм ул бәхәс ничек хәл ителде?
 
– Лейблдан шалтыратып, тәкъдим ясадылар. Икенче тапкыр шалтыраткач, барырга булдым. Шулай эшләп киттек. Мин беркем белән дә бәхәсләшмәдем. Контрактны турыдан-туры лейбл белән түгел, башка кеше белән төзегән идем. Шуңа күрә тавышланып йөрмәдем.
 
– Гөлназ белән ничек таныштыгыз?
 
– Нинди икәнен төгәл генә хәтерләмим, концерт вакытында танышып калдык. Ләкин ул концерттан соң берничә ел үткәч кенә аралаша башладык. Гөлназ белән безнең арадагы бәйләнеш – ул аерым тарих. Сөйләп, аңлатып бетерә торган түгел.
 

– Кайсы сыйфатлары аеруча җәлеп итте?
 
– Гөлназны очраткач та, бу кыз миннән башка берәүгә дә эләгергә тиеш түгел, дип уйладым. Ул чакта аның сыйфатларын яхшыга һәм яманга аерып тормадым, ул мине шундук бар булмышы белән җәлеп итте һәм күңелдән китмәде. Шулай да, аның мөселманнарча тәрбияләнүе, сафлыгы аеруча ошады. Бергә булган еллар эчендә Гөлназның барлык сыйфатларына да гашыйк булдым. Барысын да аермыйча, бертигез хөрмәт итәм.
 
– Булачак тормыш иптәшегезгә карата нинди таләпләр бар иде?
 
– Дөресен генә әйткәндә, нинди дә булса таләпләр турында уйланганым юк иде.
 
– Вилдан, бер айлап элек матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә, сезнең аралар өзелде, дигән хәбәр йөрде. Имеш, Гөлназның менеджеры шулай дип әйткән. Сез ул чакта дәшми калдыгыз…
 
– Йокыдан уянып, кулыма телефонны алуга, ул яңалыкларга исем китте, аптырадым. Ни булганын үзебез дә аңламыйча калдык. Дус-туганнар да аптырады, аларны да тынычландырырга туры килде. Безнең бит пиар-менеджерыбыз да юк. Бары тик концерт директорыбыз гына бар. Ә ул концертлар өчен генә җавап бирә.
 
– Димәк, имеш-мимешләр генә булды ул?
 
– Шулай булып чыга инде.
 
– Сабыегыз – кызыгыз Динә үсеп килә. Әти булу ничегрәк соң?
 
– Динә якын дустыбыз кебек ул. Элек Гөлназ белән икәү генә җир җимертеп эшли идек, хәзер инде өчәү мәш киләбез. Динә бездән калмый диярлек. Кыз бала әтисе булуның иң мөһим өлеше ул – ярату һәм яратканыңны күрсәтү, минемчә. Ә бу миңа бик җиңел бирелә.
 
Блиц-сораштыру:
– Буш вакытыгыз ничек уза?

– Студиядә эшлим, уеннар уйныйм.

– Мөмкинлек булса, тормышыгызны үзгәртер идегезме?

– Юк инде, ул кадәр әйберне үзгәртә башласаң… (көлә)

– Илһам чыганагы?

– Гаилә, тормыш үзе.

– Татар эстрадасында дусларыгыз күбрәкме, дошманнармы?

– Артистлар белән әллә ни аралашмыйм. Дошманнарым юк дип уйлыйм.
 
Лилия Гыймазова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»