поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.01.2023 Фаҗига

«Яныннан күпме машина узып киткән, үлеп ятканда ярдәм итүче табылмаган»

Раштуа бәйрәме алдыннан Самара янында юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинада кысылып калган егет туңып үлгән. Узган елның сентябрендә Илдар Хәйруллин 20 яшьлеген билгеләп үткән.

Илдар Хәйруллин узган елның сентябрендә үзенең 20 яшьлеген билгеләп үткән. Самара өлкәсенең Подстепки авылы егете Тольяттиның сервис технологияләре һәм эшмәкәрлек көллиятендә белем алган. Гаиләсе генә түгел, укытучылары да егеткә зур өметләр баглаган.
 
Әмма планнары гына тормышка ашмый кала, егетне Тольятти янындагы трассада үле килеш тапканнар. Илдар юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобиленнән чыга алмыйча туңып үлгән. 
 
8 гыйнварда, якшәмбе көнне, «ЛизаАлерт» эзләү отряды төркемендә Ставрополь районының Подстепки авылында яшәгән 20 яшьлек егетнең югалуы турында мәгълүмат пәйда була. Волонтерлар мәгълүматларына караганда, Илдар Хәйруллин алдагы көнне үзенең ак төстәге «Мазда 6» автомобиленә утырып чыгып киткән һәм шул вакыттан бирле туганнары белән элемтәгә чыгудан туктаган.
 
«ЛизаАлерт» волонтерлары, Илдарның туганнары һәм битараф булмаган кешеләр эзләүгә кушылган. Ләкин егетне тиз генә таба алмыйлар. Бер тәүлектән соң социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә Илдар табылган дигән мәгълүмат пәйда була, тик, кызганычка каршы, ул һәлак булган икән.
 
«ЛизаАлерт» эзләү отряды иреклеләре бу хәлнең нечкәлекләрен сөйләп тормый, Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында да әлеге фаҗигагә аңлатма бирмәделәр. Әмма үлгән егетнең туганнары егетнең серле үлеменә кагылышлы кайбер нечкәлекләрне сөйләп үтте. 
 
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинасында туңып үлгән
 
Туганнары сөйләвенчә, Илдар машинасында үле килеш табылган. Күрәсең, Приморский бистәсендә текә борылышта егет машина белән идарә итүне югалта һәм юл читенә әйләнеп каплана. Шофер үз машинасыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмыйча кысылып калган.
 
— Трассадан ак төстәге машина күренмәгән, шуңа күрә беркем дә Илдарга ярдәм итмәгән. Ул туңып үлгән, - дип сөйли Хәйруллин гаиләсенең танышлары.
 
Илдарның туганы «КП-Самара» журналистына 2023 елның 10 гыйнварында җеназа булачагын сөйләде. Егетнең әти-әнисе бу хәлгә ышанмый, алар бик авыр хәлдә. Илдарның энесе бар, ул аның үлемен дә бик авыр кичерә.
 
—  Тыныч йокла, туганым! Сине саклап кала алмадык. Гафу ит, - дип язган Илдарның энесе һәм шунда ук абыйсының фотосын урнаштырган.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»