|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2023 Шоу-бизнес
Салават Фәтхетдиновлар гаиләсе кайгы кичерәСалават Фәтхетдиновның энесе, җырчы Айдар Фәтхетдинов гаиләсендә кайгы: бертуган сеңлесе Лилия вафат булган. Бу хакта ул үзе хәбәр итә: "Хуш, бәхил бул, Лилия сеңлем. Урының оҗмах түрләрендә булсын. Ярдәм итеп, алып кала алмадык. Кичер, гафу ит безне, рәнҗеп калма", - дип уртаклаша Айдар.
Лилия үпкә ялкынсынуы аркасында вафат булган. Аңа нибары 43 яшь иде. Ике улы калган, төпчеге 9нчы сыйныфта укый.
Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|