поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.01.2023 Авыл

Интернетта танылган Хиффә әбиненең күршеләре: «Кызлар кебек ул, әле менә тау шуып кайтты»

Актаныш районының Чуракай авылында гомер итүче Хиффә Гаязованы интернетта күреп яратучылар, хәтта аңа дип әллә кайлардан бүләк җибәрүчеләр дә бар икән. Бервакыт әбекәйне күршесе Ирек Шәехов видеога төшереп ала да, социаль челтәргә куя.

Халык моны бик ярата. Иректән күреп, бу видеоны үзләренә дә алып куючылар табыла. Әнә шулай итеп, Ирекнең язылучылары, әбине яратучылар арта. Социаль челтәрләрдә әбине караучылар Иреккә бик рәхмәтле. Әмма егет үзе генә артык мактанмый, яхшы сүзләрне дә кабул итәргә ашыкмый. Әбекәйгә булышып яшәвен гадәти хәл дип аңлата.
 
– Максатым  язылучылар санын арттыру түгел иде. Хиффә әбине без гомер буе якын итәбез. Бабае моннан 20 еллар элек үлеп киткән аның. Әтиебез ташламады үзен. Гел ярдәм итеп торды. Аңа ияреп, без  дә әбигә кереп йөри башладык. Ире белән озак еллар бергә яшәсәләр дә, балалары булмаган, – ди Ирек. – Бер кайткач кердем дә, әби миңа тормышын сөйли башлады. Аны истәлеккә  яздырып аласым килде. Аннары интернетка куясы иттем. Әнә шулай әбине яраттылар. Кемдер аның җыйнак кына өен үз туган йортына охшата, кемгәдер ул әнисен, әбисен хәтерләтә икән.
 
Хиффә әбинең ире оста куллы булган. Нинди генә эшкә тотынса да, шуны ялт итеп эшләп куйган. Әбекәй дә зарланып, сукранып ята торганнардан түгел. Тугызынчы дистәне вакласа да, кызлар кебек әле. Йөрәге 18дә! «Үзен  карап кына яши», – ди Ирек. Хиффә әби табиб кушкан даруны тиешле вакытында эчә. Кичтән пешергән ашны икенче көнгә кайнатып чыгармыйча ашамаска киңәш итә. Баксаң, җылытып кына алсаң, андый ризык ашказанына ярамый икән. Хиффә әби җәй буе үлән дә җыя, ди. Шуларны эчеп, тыныч кына яшәп ята. Күңеле көр үзенең. Әле менә күптән түгел тау шуарга барганнар. Әбекәйнең чана шуасы килгән. «Балачактагы кебек таудан шуарга иде», – ди икән. Ирек аның бу теләгенә каршы килмәгән.
 
– Хиффә әбинең холкын ятлап бетердем инде мин. «Әйдә тау шуабызмы?» – диюгә, ризалашты. Күзләрендә ут яна. Яше генә зур. Үзе әле дә яшьлегендә ул. Гәүдәсе җиңел, тормышның ямен тоеп яши. Тау шуганда курыктым да. Тюбингка утыртып төшереп җибәргәч, барысын да уйлыйсың. Видеода бөтенесен дә күрсәтеп бетереп булмый. Агачка бәрелә күрмәсен, дип тә кайгырдык. Яше дә бар бит инде, сөякләре сынмаса ярар иде, дип  кот очты. Әмма теләгенә каршы килә алмадык, – ди Ирек.
 
Илдә мобилизация башлангач, Ирек интернетка күңелле видеолар куймыйча тора. «Уңайсызландым», – ди. Әмма шул вакытта Хиффә әбине югалтучылар күп була. Иреккә хатлар килә. Иреккә генә түгел, Хиффә әбинең үзенә дә: «Кая югалдың?» –  диючеләр була. Баксаң, бер авылдашы белән Актанышка барган икән. Шунда 3–4 кеше танып алып: «Нигә сине интернетка куймый башладылар?» – дигән. Хиффә әби Иреккә  шуларны кайтып әйткән. Әби фотога да, видеога да төшергәнгә ияләшеп беткән инде. Камераны тотып килә башлауга, тиз генә кием-салымын рәтләп, елмаеп җибәрә икән.
 
– Хиффә апаны бик яратабыз. Күрше генә түгел инде ул, бик якын туганыбызга әйләнде. Без аңа, ул безгә бик ияләнде. Кайтканны белүгә, тәм-томнарын кыстырып кереп җитә. Бәйрәмгә дә күчтәнәчләр бирә. Кибеттән үзенә ни алса, безгә шуны кертә. Аның күңеле изге. Бөтен кешедә Хиффә әби кебек була алмый, – ди Ирек. – Хиффә әбине хәзер дөньяның төрле почмакларында  беләләр.  Әстерхан якларыннан, Владикавказдан  аңа дип посылкалар җибәрәләр. Туган нигезе беткән, кайтыр авылы булмаган кешеләр, Хиффә әбинең йортын, үзен күрсәткәч, аңа атап  җылы сүзләр язалар. Кемнедер балачагына, яшьлегенә кайтара алганыбызга бик сөенәбез.
 
Ирекнең генә түгел, аның әти-әнисенең дә игелекле кешеләр икәнен аңладык инде. Алар олы кешене матур яшәтергә тырыша. Сәламәтлеген дә кайгырталар. Баксаң, Хиффә әбинең күзенә операция ясатырга кирәк икән.
 
– Коронавирус башланганчы, бер күзенә операция ясатып кала алдык. Чир таралгач, икенчесенә ясатырга өлгермәдек. Менә хәзер шул күзенә операция кирәк. Актанышка барып чиратка да язылып кайткан идек. Әмма никтер чират селкенми дә. Әллә олы кеше дип артка калдыралар инде? Бер күзе начар күргәч, икенчесенә авырлык килә икән. Шуңа да операцияне тизләтергә иде, – ди Ирек.
 
Без исә Хиффә әбинең чиратын белешергә сүз бирдек.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»