поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.01.2023 Язмыш

"Өйләнергә йөри иде улым. Хастаханәдә, аягында "яман шеш" диделәр..."

Әлки районы Базарлы Матак авылы егете Булат Шәрипов, хыялларга күмелеп, планнар корып яши. Башкача мөмкин дә түгел, әти-әнисе аңа төпле тәрбия, белем бирде. Ә хәзер егеткә үзенә бу тормышта юл салырга, шуның буенча ныклы адымнар белән үтәргә кирәк.

Булатка да сокланмаган кеше юк, шаян һәм искитмәле киң күңеллелеге белән башкаларның күңелен, ышанычын яулап ала ул. Әмма... бер мизгелдә егетнең якты хыяллары җимерелеп челпәрәмә килә, ә үзе хастаханә юлын таптый башлый. Эх, язмыш сынавы дигәннәре. Сынмыйча, сыгылмыйча, ныклы адымнар белән узасы иде дә бит аларны... Тик бөгелергә мәҗбүр итә икән шул ул мәгърур, көчле егетләрне дә. Ярый әле, Булат янында таянычы, терәге булган якыннары, әти-әнисе бар.
 
— Үз балаңны мактап утыру килешмәс тә инде, - дип сүзен башлады Булатның әнисе Талия апа Шәрипова.- Гел планнар корып яши ул. Булат икенче балабыз, беренчесе кыз, Лилия исемле, Казанда яши, гаиләсе бар. Булат белән яшь аралары 3 яшь. Улыбыз Базарлы Матакта урта мәктәпне тәмамлагач, ТИСБИның икътисад факультетында белем алды. 8 августта аңа 30 яшь тулды, гаиләсе юк. Өйләнергә йөри иде. Шәхси эшкуар, су башнялары ремонтлау белән шөгыльләнде. Бизнесын алып бару өчен кредитлар алды. Алны-ялны белми эшләде. Нәселле атлар сатып алды, шуларны үрчетеп сату буенча эшен җәелдерергә хыялланды. 
 
2022 елның февралендә Булат эштән кайтып барганда, бозлавык юлда һәлакәткә юлыга, машинасы белән юл кырыена төшеп каплана. Озак кына тернәкләнүдән соң егетне тагын бер олы сынау көтә. Булатның аягы сызлый башлый, медицина тикшеренүе уза, барлык анализлар да яхшы, әмма аяктагы нервлар кысылган, ди медиклар. Тынычланып киткәндәй була Булат. Әмма аягының әледән-әле сызлап торуы әнисе Талия апаны пошаманга сала. Еш кабатлана торган бик каты авыртулар, хәлсезлек аяктан ега егетне. 
 
— Авыртуы басылмый азаплангач, Булатны башка төр белгечләргә күренергә үгетләдем, - ди Талия апа. — Таныш табибы аша онкологка чыкты, биопсия алдылар. Казаннан кайткач та тынычландык. Әмма тиздән тагын авыртуы башланды, аягы кызарып, шешеп китте, температурасы кискен күтәрелде. Тиз генә апасына шалтыраттык, киявебезнең Казанда 7нче номерлы хастаханәдә таныш хирургы бар иде. Ул бу хакта белгәч, Булатка тиз арада шәһәргә килеп җитәргә кушкан. Хастаханәдә исә: «Аягында кан оешкан», - диделәр. Түзеп тора алмаслык авырту башланды. Шуннан соң ашыгыч рәвештә Казан шәһәре 5нче номерлы хастаханәсенең үлекле хирургия бүлегенә салдылар. Шул ук көнне операция ясалды. Шешне гистологиягә тикшерттеләр, «саркома» булуы мөмкин диелде. Әмма бу сорау астында, шуңа өстәмә тикшеренү үтәргә кирәклеге искәртелде. Барлык икеләнүләрне юк итәр өчен үзебез кеше яллап, шешне Мәскәүгә алып барып янә гистологиягә тикшерттек. "Саркома" диагнозы кабат исбатланды. 
 
Ничә ай дәвамында өй белән клиника арасын йөреп уза Булат. Берничә тапкыр химия курсларын үтә, нурланыш ала. Табиблар нәрсә куша, шуны эшли. Әмма чир дә чигенергә уйламый, сызланулардан Булатның көне төн белән тоташа, температурасы төшми. 
 
Булатның туганнары Израильдәге бер клиника белән сөйләшү алып бара. Чит ил табиблары егетнең барлык анализларын, авыру тарихын сораттырып ала. Үзләрендә диагностика үтәргә, алга таба дәвалану курсын дәвам итәргә яки кабаттан операция ясатырга кирәк булачак, ди Израиль табиблары. Әлбәттә, монда барысы да акчага барып терәлә. Дәвалану өчен генә дә 3 миллион да 500 мең сум тирәсе акча кирәк була. Авыл җирендә яшәүче гаиләнең мондый зур сумманы түләү мөмкинлеге юк, әлбәттә.
 
— Барлык туганнарыбыз, танышларыбыз, Булатның сыйныфташлары, дуслары, бер белмәгән, күрмәгән кешеләр җыелып акча юнәтте. Бик рәхмәтле без аларга. Биш көн эчендә җыеп озаттык аны. Әмма Израильдә һәр процедура миллионнар белән исәпләнә. Өч айга якын дәваланды Булат анда. Акчабыз бетеп китте, шуңа кайтырга мәҗбүр булды. "Саркома"ның да 200гә якын төре бар икән, Израильдә Булатка "ангиосаркома" диагнозы куелган, Мәскәү табиблары исә моны кире какты, "Бу диагноз белән кеше яши алмый", - диде мәскәүлеләр. Казан табиблары куйган диагноз да моңарчы куелганнарыннан аерыла. Менә хәзер өч төрле диагноз кулыбызда. Әле күптән түгел киявебез тагын бер гистологияне Мәскәүгә озатып кайтты. Яллардан соң аның нәтиҗәсе билгеле булыр, мөгаен. Инвалидлыкка документлар җыйдык. Ирем дә, үзем дә пенсия яшендә, шуңа да карамастан эшләп йөрибез, һәр адым саен акча кирәк. Ирем Шакир башка авылда атлар карый, мин Булат белән Базарлы Матакта. Әле ул район үзәк хастаханәсендә системалар ала. Таяк белән йөреп тора үзе, шөкер, - ди Талия апа.  — Дәвалану дәвам итә, Мәскәүдә Булатның диагнозы буенча дәвалый торган түләүле клиника таптык. Анда барып химия курслары аласы бар. Шуңа акча җыюны дәвам иттек. 
 
Яшь егет җилкәсенә төшкән әлеге зур сынауны җиңүдә бергәләп ярдәм итсәк иде! Тамчыдан күл җыела бит. Кеше кайгысына битараф булмыйк, ярдәм иткән һәркем үз савабын алыр, иншалла.
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк картасы: 2202 2008 8401 4547 (Талия Сәхип кызы Шәрипова исемендә) –  89372897018 номерына бәйләнгән
Шулай ук акчаларны Сбербанктагы исәп-хисап счетына да күчереп була.
Счет номеры: 40817810662313308994.
 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 07.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»