|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2011 Бәйрәм
Сигезенче март бүләге нинди булырга тиеш?Сигезенче март якынлаша, җәмәгать. Хатын-кыз халкы бүләк ярата, ләкин бүләкнең төрлесе була бит. Нәфис затларның күңеленә нинди бүләк хуш килә икән дип баш ватканда, бер акыллы уй килде тәки. Эзләү системасын ачтым да: “Хатын-кызларга 8 мартка ни бүләк итәргә”, - дип яздым. Матур гына өстә язу чыкты: “10 миллион җавап табылды”. Ун миллион сайтны карап бетердем, дип әйтмим дә, әйтсәм, барыбер ышанмыйсыз да. Тик, бер егермесен карап, укып чыктым. Берсендә хатын-кызлар төрле зәркән бизәнү әйберләренә бик тә исләре китә дип язылган. Имештер, 33 % хатын-кыз 8 мартка беләзек, алка, йөзек кебек нәрсәләр алу турында хыяллана икән. Тик мондый бүләкне нибары 24% ир алырга теләк белдергәне бераз күңелне төшереп җибәрде.
Ярый, дәвам итәбез. Тагын берсендә, хатын-кызга чәчәк бәйләме бүләк итсәгез, башка “зуррак” бүләкнең юклыгын ул күрми дә калачак дип язылган. Әйе, күрми, калыр ди. Әнә башка бер сайтта, хатын-кызлар чәчәкне бүләккә тиешле өстәмә итеп кенә күрәләр дип язылган.
Кухня, көнкүреш әйберләре, савыт-саба, эчке кием, парфюм, косметика, тәм-том бүләк итү турында да фикер уртаклыгы юк.
Шулай итеп, хатын-кыз туганнарымның, дус-ишләремнең барысына да алтын-көмеш бүләк итәргә хәлемнән килмәгәнен аңлаган бер шәкелемдә, кибеттә ни туры килә шундый бүләк алам дигән фикердә калам.
Әминә ГАБДУЛХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|