|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.01.2023 Шоу-бизнес
Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм тиздән әти булырга әзерләнә (ФОТО)Татарстаның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм әти булырга әзерләнә. Интернетта ул бәби көтүче тормыш иптәше Рузияне кочаклап төшкән Яңа ел фотосын урнаштырган. Рузия үзе дә социаль челтәрләрдә шушы темага багышланган фото һәм видеокадрлар белән бүлешә.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да август аенда Салават Фәтхетдиновның улы өйләнде дип хәбәр итеп, видеолар белән бүлештек. Туй мәҗлесе Казанның танылган ресторанында узган. Бәйрәм мәҗлесен «БалМай» төркеме егетләре алып барган.
Танылган кунаклар арасында Филүс Каһиров, Гөлназ Солтанова, Рифат Зарипов, Фирзәр Мортазин, Марат Яруллин, Азат Фазлыевны күрергә була.
--- |
Иң күп укылган
|