поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.12.2022 Хәйрия

«Нәни Булатка тәпи китәргә өмет бүләк итик» – Абдуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк

Татарстанның Питрәч районы Татар Тау Иле авылында яшәүче яшь гаилә Алинә һәм Раил Абдуллиннарның гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. Аларның 2 яшьлек уллары Булатка дәвалау курслары узу өчен тиз арада 400 мең сум акча җыярга кирәк.

Абдуллиннар гаиләсендә сабый тавышы бик көттереп кенә яңгырый. 7 елдан! Аллаһ аларны сабырлыклары өчен берьюлы кызлы да, уллы да итә. Дөньяга әти-әнисенең бәхетләре –  Ралинә һәм Булат аваз сала. Әмма яшь гаиләгә шатлыгы белән сынавы да бирелгән. 

Игезәк балалар вакытыннан алда, 32 атналык булып туа. Булат игезәкләрнең – икенчесе, аңа тугач та 2 дәрәҗә церебраль ишемия диагнозы куела. Хәзер табиблар балалар церебраль параличы диагнозын раслаган.
 
Аның туганнан бирле аягы белән проблемасы була. Алар ике ел дәвамында Казанның төрле тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану курслары уза. Кызганычка, нәтиҗәсе генә куандырырлык булмый.
 
«Булатның куллары көчле, тәрәзә төбенә тотынып гәүдәсен күтәрә, әмма аяклары аны «тыңламый», – ди яшь әни, өзгәләнеп.
 
Булат йөри, йөгерә һәм үсә алсын өчен, табиблар ашыгырга киңәш итә. Чираттагы дәвалануны соңга калдыру аякка басу мөмкинлеген дә киметә, дип яза Интертат.
 
Нәни Булатка Мәскәү клиникасы ярдәм итәргә ризалашкан. Табиблар аларны  Яңа елдан соң көтә. Әлбәттә, бу тернәкләнү курслары да түләүле. Яшь гаилә бу көнгә кадәр Булатны аякка бастыру өчен үз көчләре белән тырышкан. Әмма хәзер аларга безнең ярдәмебез кирәк. 400 мең сум акча җыю өчен дә бик аз вакыт калды.
 
Нәни Булат, әгәр яза белсә… Ул Кыш бабайга «тизрәк тәпи йөрисем килә, апаем белән качышлы уйныйсым килә» дип язар иде. Сабыйга яңа елда тәпи китәргә өмет бүләк итик!
 
Карта 89534884988 телефонына бәйләнгән.
 
Сбербанк картасы: 2202 2009 9409 0809
 
 
Фото гаилә архивыннан
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.12.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»