|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2011 Бәйрәм
Рөстәм Миңнеханов туган көнен бәйрәм итәЯзның беренче көнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 54 яшь тула. Ул 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. 1978 елда Рөстәм Миңнеханов Казан авыл хуҗалыгы институтын, аннары Бөтенсоюз совет сәүдәсе институтын тамамлый, инженер-механик квалификациясен ала. 1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе ала.
Үзенең хезмәт юлын Рөстәм Миңнеханов 1978 елда башлый. 1978-1980 елларда ул Саба районы «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер-диагностик булып эшли. 1980 елдан 1990 елга кадәр Саба урман хуҗалыгында өлкән инженер-энергетик, аннары баш энергетик вазифаларын башкара, Саба районы кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары, Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе булып эшли.
1990 елда Миңнеханов халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1992 елдан 1993 елга кадәр Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1993-1996 елларда исә ул Биектау районы хакимияте башлыгы, халык депутатларының Биектау район Советы рәисе булып тора.
1996-1998 елларда Миңнеханов Татарстанның финанс министры булып билгеләнә, 1998 елдан республиканың Премьер-министры вазифаларын башкара. 2010 елның 25 мартыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты булып тора.
Рөстәм Миңнеханов Икътисад фәннәре докторы (2003 ел). Ул өйләнгән, аның ике улы бар. Татарстан президенты автомобиль спорты белән шөгыльләнә, аның атказанган спорт мастеры исеме бар.
|
Иң күп укылган
|