|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Казанда корпоративка дип өеннән чыгып киткән тренер югалган (ФОТО)Казанда 1986 елда туган Дмитрий Кузьмичевны эзлиләр. Танышлары хәбәр итүенчә, ул 24 декабрьдә Зур Кызыл урамындагы йорттан чыгып, корпоративка дип киткән. Шул вакыттан бирле аның кайда икәнлеге билгеле түгел. Ир команда тренеры булып эшләгән. Аның буе 185 см, чәче коңгырт кара, ачык зәңгәр төстәге куртка, зәңгәр джинсы, куе зәңгәр башлык кигән булган.
Күрүчеләр булса 8 (800) 700-54-52 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|