|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2022 Җәмгыять
40 бала анасы Гөлсирин Дербенева: "Яратам дип әйтергә оялмагыз!"Башкортстанның Краснокама районыннан Гөлсирин Дербенева һәм Аис Маликов 40 бала өчен әти-әни булган. Беренче гаиләләреннән 3 әр балалары бар. — Балалар таралышкач, өйдә бушлык калды. Ятимнәр йортына мөрәҗәгать иткәч, 2 кыз алырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп гаиләбез ишәя башлады, — ди олы йөрәкле ана.
Иң зур балага 22 яшь булса, иң кечесенә 5 яшь тулган. Гаилә башлыгы Аис Маликов зур гаиләгә иркен өй төзегән. Балалар белән бергәләп умарта карыйлар, маллар, атлар асрыйлар. Малайлар спорт секцияләренә йөрсә, кызлар бию һәм вокал түгәрәкләрен үз итә.
Әлеге гаилә күпмилләтле. Монда рус, башкорт, татар, мари, чуваш милләтеннән булган балалар тәрбияләнә. Әти-әни балаларын төрле милләт халкын хөрмәт итәргә өйрәтә.
— Иң беренче чиратта балаларны яратырга, аларны кочакларга, үбәргә кирәк. Яратам дип әйтергә оялмагыз. Тыңлый белү, бер-берең белән уртак тел табып сөйләшү дә бик мөһим, — ди Гөлсирин ханым Дербенева.
Альмира МӘҮЛЕТОВА |
Иң күп укылган
|