|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Казанда югалган кыз бала су алып кайтырга дип кенә чыккан булганКазанда су алып кайтырга дип кичә өеннән чыгып киткән һәм югалган мәктәп укучысын инде бер тәүлек эзлиләр. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, 12 яшьлек кыз кичә Дәрвишләр бистәсендә юкка чыккан. Агентлык мәгълүматлары буенча, музыка мәктәбеннән кайткач, бала су алырга киткән һәм шуннан соң өенә кайтмаган.
Бер версия буенча, кыз мәктәптә кем беләндер низагка кергән. Икенче версия буенча, балалар «Әти-әниләрдән кач» дигән ниндидер уен уйныйлар. Кызның кесә телефоны җавап бирми. Шулай да төнлә аны берничә тапкыр кабызганнар.
Баланы төне буе эзләсәләр дә, таба алмаганнар. Кызны полиция хезмәткәрләре, якыннары, дуслары һәм «Лиза Алерт» эзтабарлар отряды волонтерлары эзли.
Әтисе әйтүенчә, кызны әле тапмаганнар.
--- |
Иң күп укылган
|