поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.12.2022 Язмыш

Үзе үлгәнче гел төшендә сабый күрде. “Исән ахрысы...”, - дип елады

- Кызым, мин күзләремне йомгач, уянмасам да, син елама... Курыкма, йоклыйм гына! Мин күктә болытлар артына качып, сине күзәтәм, югалтма, - дигән иде.

Күкләрдә әнисе яктылыгын шәйләгән кыз, зәңгәр киңлеккә көненә ничә мәртәбә күтәрелеп карый икән? “Ул чакта нык тордың...”, - дип сөйли әтисе. Хәзер менә кыен аңа, әнисен сагына...
 
Спасс районының Чәчәкле авылы халкы бүген дә яхшы хәтерли: Сөмбел Исхакова үлем түшәгендә ятканда кызын ярты ятимлек кочагына әнә шулай әзерли. Кызы аңа ихластан ышана, еламаска сүз бирә. Әнисен җирләгәндә хәтта уйнап йөри, елмая, көлә. Сөмбел инде үсеп килә. Чибәрлеге! Күзләре сөрмәле... Ләкин моңсулык иңгән.
 
- Әнисе турында сүз чыкса, еламыйча калмый хәзер. Әни назын кем генә алмаштыра алсын? “Ярый кызым, син бар”, - дим. Камиләсез яши алмас идем. Сөмбелгә рәхмәт, үзе бик иртә китсә дә, мине терәкле итте, - ди Алмаз.
 
Алмаз – аек акыллы ир заты. 53 яшен тутырып килә. Иң мөһиме – хәмер белән мавыкмый! Хәленчә тормыш көтә, бакча үстерә. Бозау асрый, ишегалдында кош-корты чүпләнә. Саулыгы чамалы. Гариплеге күзгә күренмәсә дә, хәлен үзе генә белә. Авылда иркәләп үстермиләр бит, Алмаз да яшьтән сарык көтүе көтә. Ә көтүченең эше – көне буе аяк итен туный! Йөгереп арыгач, я җиргә утыра, я ятып ял итә, үч иткәндәй, йокланып та кителә. Җиргә сыенып талган йокысының әҗере – тәненә салкын тидерә.
 
- Уң ягым берни тоймый, дим әнигә. Аптыраштык. Күбәләктәй йөгереп йөргән җирдән! Әйбәтләнеп китмәсме дип, бераз түздек әле. Ярты ягым параличланган икән. Хәзер дә уң ягымның кул-аягын, арка-корсак җирен утта өтәсеңме, кисәсеңме, чеметәсеңме, сыйпыйсыңмы – берни сизмим. Бернәрсә белән дә, берничек тә дәвалап булмый, диләр. Икенче ягына да күчмәсен өчен, көчле дарулар белән уң ягымдагы авыруны табиблар блокладылар. Дүрт саным төгәл кебек, чынлыкта, тешне кысып, сер бирмичә яшим, - ди Алмаз. - Сөмбелгә 40 яшемдә генә өйләндем. Аңа кадәр бер мәртәбә өйләнеп аерылган идем, улым туды, миңа күрсәтмәделәр. Тагын шул бер әнигә бит хәсрәте. Аннары Сөмбелне очраттым. Икебез дә районнан кайтып килә идек, автобуста күрештек. Танышырга сүз кирәк бит, шаяртып кына урын даулый башладым, кычкырышып ук киттек.
 
Ярым шаярып әйткәләшә торгач, сөйләшер сүзләр күбәйде. Аның да гариплек төркеменә чыгу мәшәкатьләре белән йөреше икән, минем дә. Күпме генә йөрсәм дә, мине гарип кешеләр исемлегенә кертмәделәр. Ярты ягымны тоймыйм да, югыйсә! Сөмбел икенче төркем гарип иде. “Гарипне алып, нишләмәкче буласың?” - дип акыл өйрәтүчеләрнең сүзенә карамадам. Яраткан кешене ятка бирәсе киләмени? Сөмбел курчак кебек, шул кадәр матур иде. Аның эшкә булганлыгы! Бөтен җирне тәртиптә тотты, чиста, пөхтә иде, бакчада бер бөртек чүп үләне дә үстермәде.
Сөмбел бәбигә узгач, табиблар каршы төшә. Авыруы сәбәпле бала табарга ярамый, диләр. Чынлап та, диабет интектерә аны. Әмма ул бик кыю булып чыга. “Баламны тудырам!” - дип кырт кисә. 
 
- Камиләне җиде ай ярымлык чагында ярып алдылар. Кечкенә иде, минем йодрык кадәрле генә! Хәзер үзенә әйткәч ышанмый, әнә. Сөмбел табибларны тыңламыйча тагын бәбигә узды. “Камиләгә иптәш кирәк”, - диде. Икенче баланың туар вакыты җиткәндә, Сөмбелнең хәле авыраеп, аналыгы белән бергә алдылар. Баланы бирмәделәр. Ул баланы берәрсенең кулына тапшырмадылармы икән дип ахырдан гел шикләндек. Үзе үлгәнче гел төшендә сабый күрде. “Исән ахрысы...”, - дип елады. Хәзер ул бала мине төшләремдә тинтерәтә. Сөмбелнең икенче баладан соң саулыгы бетереп көйсезләнде. Болай да комага китә иде.
 
Диабет белән авырган кешенең канында шикәр күләме үзгәрдеме, тиз авырая. Ике бөере дә эшләүдән туктады. Гемодиализ үзәгенә, бөерләрен чистарттырырга йөри башладык, атнасына өч тапкыр! Гемодиализдан шул кадәр җиңеләеп кайта да, җиң сызганып эшкә керешә иде. Тора-бара сулды. Аяклары шешенеп җәфалады. “41 нче үлчәмле аяк киеме киям, анысы да сыймый башлады бит”, - дия иде. “Әй, арыдым ла...” - диде ахырдан. Сөмбелгә кадәр 3 ел алдан әтисе бауга менде. Әнисендә яман шеш иде, март аенда әбине җирләдек, май аенда Сөмбел өзелде. Төнге сәгать унбердә... “Әниең йоклап китте, кызым, уятма”, - дидем дә, әнине алырга йөгердем. Камиләнең бернәрсәдән дә курыкмыйча, әнисе янында уйнап калганы хәтеремдә.
 
Сөмбелне җирләгәнгә дә 5 ел вакыт үтеп китте. Соңгы васыяте – “Камиләне берүк ташлама!” - диде. Сөмбелгә биргән сүземне үтим. Камилә әнисе каберенә бик еш йөри, миңа да әйтеп тормыйча китә, кайчагында кайтып килүен генә күрәм. Быел буяулар алып кайткач, чардуганын берүзе буяды. Яшермим – өйләнеп карадым. Икенче хатын ул чынлап та безнең тормышта инде үги икән. Камиләгә дә, берәү дә кирәк түгел безгә, мәйтәм. Ашарга мин үзем пешерәм. Камилә дә мин пешергәнне ярата. Үзе дә аш-суга оста. Кирәкмәс сүз сөйләшмибез, ярты сүздән бер-беребезне аңлыйбыз. Камилә 7 нче сыйнфта укый, барысын да аңлый. Шөкер итеп яшәргә өйрәндек, - ди Алмаз.
 
Иңнәрендә олы бурыч аның – Камиләне үстереп, олы тормыш юлына озатып җибәрәсе, башлы-күзле итәсе, оныклар сөясе! Менә шуларны үтәми торып, Алмаз Исхаковның яшәүдән туярга хакы юк!
 
Гөлнур Шәрәфиева.
Спасс районы
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»