поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.02.2011 Интернет

"Белем җәүһәрләре - 2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе башланды

Быел бәйгенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелгән, рәсми сайт яңартылган. Сайт кулланучыларын һәм катнашучыларны яңа дизайн, яңа платформа һәм яңа мөмкинлекләр көтә. Бәйгедә нинди яңалыклар һәм үзгәрешләр бар соң?!

Иң беренче чиратта, быелгы бәйгегә мәгариф өлкәсенә багышланган сайтлардан тыш татар мәдәниятын, татар тарихын һәм татар шәхесләрен яктырткан тематик ресурслар да кабул ителә. Үзеңнең тарихыңны, мәдәниятыңны, традицияләреңне ныграк белгән саен туган телнең бәһасына да ныграк төшенәсең, туган телең кадерлерәк була бара. Габдулла Тукайның тууына 125 еллык юбилей датасын билгеләп үтү уңаеннан, "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан иң сыйфатлы ресурсны аерым приз белән бүләкләп үтү дә планлаштырылган.

Икенчедән, бәйгедә катнашу системасы автоматлаштырылды. Гариза бирергә теләгән интернет-проект авторы сайтта теркәлә, аңа гариза тапшыру мөмкинлеге ачыла (бәйгедә катнашу өчен интернет-проект авторы гаризаны үзе тапшырырга тиеш). Бәйге барышында интернет-проект статусы үзгәртелә бара, башта гариза расланып проект "Катнашучы" статусын ала, финалга үткән очракта ул "Финалист", призлы урын алган очракта "Җиңүче", I урын алган очракта "Җәүһәр" исеменә лаек булачак.

Бәйгедә Татар интернеты белән кызыксынучы, аны булдыручы башка затлар да теркәлә алалар. Барлык теркәлгән кулланучылар ("Татнетчылар") автомат рәвештә бәйге яңалыкларына язылачаклар, татар интернеты яңалыклары белән хәбәрдар булып торачаклар. "Татнетчылар" арасыннан жюри әгъзаларын сайлап алу мөмкинлеген булдыру (Экспертлар клубын төзү) көтелә. Гаризалар кабул итү тәмамланыр алдыннан, Жюри әгъзасы булырга теләгән "Татнетчылар" резюмелары белән таныштырырга һәм үзләренең әлеге бәйгене бәяләргә сәләтле булуларын расларга тиешләр. Раслаганнан соң, Оештыру комитеты "Татнетчыны" "Эксперт" статусына күтәрә һәм аңа интернет-проектларны бәяләү хокукын бирә.

Шул рәвешле, интернет-проектларны бәяләүчеләр санының күп булуын һәм Конкурсантларны гадел бәяләүне тәэмин итү планлаштырылган (мисал өчен, Рунет премиясендә андый экспертлар саны 400 дән артып китә). Экспертлар клубы бәяләрен анализлаганнан соң, төп Жюри әгъзалары әлеге нәтиҗәләр белән килешергә яисә килешмәскә мөмкин.

Гаризалар кабул итү 15 нче сентябрьгә кадәр бара, бу вакыт арасында теләге булган һәркем татар интернетына үз өлешен кертә, интернет челтәрендә татар телендә сыйфатлы ресурс булдыра һәм әлеге бәйгедә үз көчен сыный ала!

Бәйгене оештыру комитеты "Татнетчы"ларыбызның күп, Эксперт һәм Жюри әгъзаларыбызның гадел, бәйгенең популяр, интернет-проектларның сыйфатлы булуын теләп кала.

Интернетыбыз күңелләребезгә рухи азык, туган телебездә шатлыклы хәбәрләр, файдалы яңа белемнәр генә китерсен!

Бәйгенең сайты - http://konkurs.belem.ru


---
Матбугат.ру
№ --- | 28.02.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»