поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.12.2022 Мәдәният

Хәзерге ирекле рәссам ничек көн күрә?

Талантлы рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссамнар даирәсе лидеры Илнур Сираҗиев заманында Казанда сәнгать академиясе ачу теләге белән янып йөргән кеше.

— Мондый академия ачкан очракта, анда яшь иҗатчыларны академик сынлы сәнгатькә, сәнәгать дизайнына, милли зәркәнчелеккә, ландшафт дизайнына, милли керамикага, пыяла, металлны сәнгати эшкәртүгә өйрәтә алыр идек. Театр, кино, анимация рәссамнарын да әзерләр идек. Ә иң мөһиме — үз реставраторларыбыз булыр иде, — дип борчыла рәссам.

— Хәзерге ирекле рәссам ничек көн күрә?

— Ирекле рәссам сыйфатлы картиналар язып, шуларны сатып көн күрә. Кайбер рәссамнар осталык дәресләре бирә, икенчеләре уку йортларында укыта.
Картинаң яхшы булса, сатып алучы табыла. ТР Мәдәният министрлыгы дәүләт музейлары өчен дә сатып ала. Ирекле рәссам, әгәр ул уңышлы ясаса, бик бай була ала, андыйлар картиналарын берничә миллион доллар дип бәяли һәм саталар да! Рәссамга хәерчегә караган кебек караш юк инде.
 
— Республикада Казаннан кала кайсы шәһәрнең сәнгать үзәге эшчәнлеген мактый аласыз?
 
— Алабуганы. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы белән берлектә уздырыла торган Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумнары — моңа мисал. Быел ул 17 нче тапкыр үтте. Анда Россия, Азәрбайҗан, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 35 рәссам катнашты. Алабугадагы Заманча сәнгать музее эшчәнлеге искиткеч. Музей-тыюлыкның генераль директоры Гөлзада Руденко шушы музей өчен 2000 гә якын әсәр туплады, анда чит ил рәссамнары эшләре дә бар, чөнки пандемиягә кадәр арт-симпозиумда катнашу өчен ерак илләрдән дә килделәр, һәрберсе 2-3 картина язып, музейга бүләк итте, бу хәзер дә шулай.
 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 23.12.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»