|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2022 Җәмгыять
Татарстанда +3 градуска кадәр җылытаЯкын араларда Татарстанда җылытып, тәүлеклек уртача температура нормадан 8-10 градуска артып китәчәк. Синоптиклар фаразына караганда, шимбә-якшәмбе көннәрендә республикада җепшек кар, яңгыр, буран, секундына 15-17 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил, юлларда бозлавык булачак. Шимбә – 24 декабрьдә тәүлек буе һава температурасының -2…+3 чикләрендә тирбәлүе көтелә. Якшәмбе – 25 декабрьдә көндез +1…-4, төнлә -8 градуска кадәр.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, киләсе атна башында явым-төшем акрынлап кимеп, һава температурасы шактый ук төшәчәк.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|