поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.12.2022 Спорт

Танылган көрәшче Динар Кәримуллин: Минем өчен ул әти дә, әни дә булды

Динар Кәримуллин — Теләче районы Олы Мәтәскә авылы егете. Аңа 26 яшь. Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетын тәмамлаган. Ул милли көрәш буенча — ике, билбау көрәше буенча бер тапкыр дөнья чемпионы. Раил Нургалиев, Илдар Гыйниятуллинны үзе өчен үрнәк көрәшчеләр итеп куя.

— Икесе дә — якташларым. Ничек көрәшкәннәрен карап, алар шикелле булам, дип хыялланып үстем, — ди Динар. — Бүген дә хәтерлим: мәктәптән автобус белән Казанның “Ак Барс” көрәш сараена “Батырлар” бәйгесенә алып киләләр иде. Шушы ике көрәшче өчен җан ата идек. Шул вакытта: “Мин дә шундый көрәшче булырмынмы?” — дип уйлый идем. Аллаһы Тәгалә насыйп итте, андый көннәр килеп җитте, мең шөкер. Ирешкән уңышларым өчен беренче чиратта әниемә зур рәхмәт. Минем өчен ул әти дә, әни дә булды. Дөрес тәрбия бирде, кеше итеп үстерде. Тренерларыма, Лаеш районы җитәкчеләренә рәхмәт. Алар бик ярдәм итә.
 
— Беренче зур җиңүең кайчан булды?
— 2010 елда Татарстан беренчелеген оттым. Ә тәкәнең беренчесен үзебезнең авылда алдым. Балалар арасында көрәшкәндә савыт-саба, сервиз бирәләр иде. Иң зур бүләк — 100 мең сум акчалата приз булды. Суыткыч, кер юу машинасы, телевизор Сабантуй саен була. Артыкларын саттым.

— Әле гаилә корырга өлгермәдеңме?
— Юк әле, өйләнмәдем. Очрашкан кызым бар. Ул билбау көрәше белән шөгыльләнә, шулай ук дөнья чемпионы. Ярышларымда җан ата. Үзе көрәшкәч, барысын да яхшы аңлый, минем өчен борчыла.
 
2022 ел минем өчен бик уңышлы булды. 75 кг га хәтле авырлыкта “Манзара” билбавын оттым. Сабантуйларга күп йөрдем. Ульян өлкәсендә узган Бөтенроссия Сабан туенда үз авырлыгымда 1 нче урын алдым. Самарада да баш батыр калдым. Киләсе елда да җиңүләр көтсен иде.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 21.12.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»