поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.12.2022 Әдәбият

«Казан утлары» журналының 100 еллыгына «Сурәтләрдә – рухи йөзебез» фотоальбомы чыкты

Фотоальбом йөз ел эчендә татар әдәбияты тарихында эз калдырган, «Казан утлары» журналын оештырган, төрле елларда җитәкләгән һәм бу басманы чыгаруда актив катнашкан әдипләр турында.

«Казан утлары» журналы редакциясе 100 еллык юбилее уңаеннан «Сурәтләрдә – рухи йөзебез» дигән фотоальбом әзерләгән. Китап мең данә тираж белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында басылып чыккан. Фотоальбомны журналда язмалары чыккан авторларга бүләк итәчәкләр, дип хәбәр итә Татар-информ.
 
Фотоальбом йөз ел эчендә татар әдәбияты тарихында эз калдырган, «Казан утлары» дип аталган журналны оештырган, төрле елларда җитәкләгән һәм бу басмада актив катнашкан әдипләр турында. Альбомда 900гә якын фоторәсем урнаштырылган, аларның һәрберсенә кыскача белешмә-аңлатма бирелгән. Төзүчеләре – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Ландыш Әбүдәрова.
 
«Татар әдәбияты - төрки әдәбиятлар арасында иң борынгысы. Соңгы гасырда төрки халыклар татар әдәбиятын үрнәк итеп куя, ул алдынгы сафта санала. «Казан утлары» журналы – шуның ачык мисалы. «Казан утлары»ның чыга башлавы шартлы рәвештә 1922 ел дип билгеләнде, ләкин фотоальбомда 1922 елга кадәр чыккан әдәби журналларыбыз турында да шәрехләнә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Равил Фәйзуллин.
 
 
Аның фикеренчә, йөз ел эчендәге тарихны колачлап алу мөмкин эш түгел. «Аның җитешмәгән яклары да бардыр, техник яктан хаталар булырга мөмкин. Кыенлыклар булмыйча калмады. Әйтик, билгеле бер шәхес кергән биш-алты фото була, кайсын сайларга белмичә аптырыйсың. Аны чорга туры китереп тә тәкъдим итү шарт. Бөтен кешене сыйдырып бетерү дә мөмкин түгел», - диде ул.
 
 
«Бер биткә бер портрет куярбыз дип уйлаган идек. Эшкә керешкәч, мондый формат туры килеп бетми, дигән фикергә килдек. Шул чорның рухын тасвирлыйсыбыз килде. Фотоальбомны ун ай дәвамында тупладык, әзерләдек. Кайбер рәсемнәрне табар өчен архивларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Кыскасы, күп көч һәм хезмәт китте. Ландыш белән аңлашып эшли алдык. Эшебездән канәгать калдым», - диде халык шагыйре.
 
 
Ландыш Әбүдәрова фотоальбомда «Казан утлары» журналы эшчәнлегендә, аны оештыруда катнашкан актив авторларның фотолары урын алуын әйтте. «Китап сигез бүлектән тора, һәр бүлек башында билгеле бер символ бар. Әйтик, беренче бүлектә (1922-1932 еллар) - каурый каләм, соңгы бүлектә (2010-2022 еллар) ноутбук рәсеме төшерелгән. Редакция урнашкан биналарның фотолары да бар. Һәр бүлек күмәк фото белән төгәлләнә», - дип аңлатты ул.
 
 
Фотоальбомда кайбер фоторәсемнәр беренче тапкыр тәкъдим ителгән. «Әйтик, шәхес культы елларында төрмә-сөргеннәрне кичкән Сөббух Рәфыйков, Хәсән Туфан, Ибраһим Сәлахов бергәләп төшкән фото Равил абыйда гына бар иде. Фотолар аша - «Казан утлары», «Казан утлары» аша әдәбиятның тарихын сөйләргә тырыштык. Һәр фотоның үзенең мәгънәсе, тарихы бар», - диде язучы.
 
Фотоальбомга урнаштырылган фотолар астында кешеләрнең туган һәм үлгән елы, аларның вазифасы язылган. Ул «Казан утлары» журналы кебек, 192 биттән тора. Китапка кергән фотолар һ.б. документлар «Казан утлары» редакциясе архивыннан, Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» китабыннан һәм шагыйрьнең шәхси тупланмасыннан алынган.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.12.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»