поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.12.2022 Җәмгыять

Флүрә Низамова: "Әллә тычкан чире инде?.."

КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган, Илһам Шакиров бригадасында җырлаган, филармониядә эшләгән, аннары озак еллар "Татарстан яшьләре" газетасында эшләде, шул ук вакытта Гадел Низам псевдонимы астында бик шәп шигырьләр язучы журналист Флүрә Низамова авырып китүе турында хәбәр итә. Үзенең ВКонтакте битендә ул болай дип яза:

"Чирләп киттем әле. Шимбә көнне кызыша башлаган идем, инде дүрт көн буена тән темпеатурам 38, 5 тә 39 градуска тирбәлә, ә төшәргә уйламый да, Әле моны көч-хәл язып утырам. Дүрт көн инде авызыма берни капканым, судан гайре... Шунысы кызык: ютәл дә юк, томау да, бары тик кызышам гына һәм бөтен тәнем кыйналган кебек авырта. Безнең якта "Тычкан чире" дип сөйлиләр,бик күп кеше авырый, күбесе булнистә ята. Мин дә өйне бикләп китәр идем дә, этемне һәм песиләрне кем ашатыр? Менә ул, ялгызлыкның нинди начар нәрсә икәнен шушындай вакытта аңлыйсың икән ул! Әллә чынлап та шул зәхмәт инде? Югыйсә, тычканнар белә аралашканым да юк ...." - дигән ул.
 
Аның бу язмасы астында күпсанлы комментарийлар да калдырганнар:

Тычкан чире булса, күз алмасы тирәләре кызара. Алма ашагыз, катык эчегез әле... Күренергә дә кирәк инде.

Тычкан чире түгел. Грипп шулай бик вата бит. Дәвалансаң, 1 атнага, дәваланмасаң, 7 көнгә сузыла диләр. Тизрәк савыгырга язсын.

Үзең турында кайчан уйлый башларсың икән инде син?!!!. Эт белән мәчегә берни булмый. Син ныклап авырсаң нишләрбез?!!!

Бу араларда бик кеше авырый. Сезонлы хэм вакытлы авыру гына була курсен. Телисенме-телэмисенме, белэлэрме-белмилэрме барыбер врачларга куренеп анализлар тапшырым, хичъюгында нэрсэ икэнен белергэ кирэктер, могаен. Аннан дэваланырга булыр. Эт-мэчене куршелэргэ дэ эйтеп калдырып булыр. Анысы зур кайгы тугел. Флюра апа, тизрэк терелеп якка басарга язсын. Синен матур-матур шигырьлэренне, фикерлэренне укуып куанырга насыйп итсен - дип теләктәшлек белдерә язылучылары.

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.12.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»