|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2022 Фаҗига
Лениногорскта төнге янгында һәлак булучылар ирле-хатынлы булганЛениногорскиның Лермонтов урамындагы ике катлы күпфатирлы йортта 20 декабрь, сишәмбе иртәсендә янгын чыккан. Янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 4.28 сәгатьтә кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Урында янгын сүндерүчеләр ике бүлмәле фатирның икенче катында әйберләр һәм җиһазлар януын ачыклаган.
04.39 сәгатьтә янгынны чикләп алганнар. Бер минуттан янгын сүндерүчеләр ачык януны бетергән.
Янган конструкцияләрне аралаганда ир-атның гәүдәсе, ә берникадәр вакыттан соң хатын-кызның гәүдәсе табылган. Аларның шәхесләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|