поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.12.2022 Мәдәният

Рамил Курамшинны үз васыяте буенча Түбән Новгород өлкәсендә җирлиләр (ФОТО, ВИДЕО)

Татар җәмәгатьчелеге Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин белән хушлашты. Музыкант кичә вафат булды. Аңа быел 75 яшь тулган иде.

«Дөньяда Рамилдән дә яхшы, зыялы кеше юк иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рамил Курамшинның хатыны Рузалия ханым.
 
 
Рамил Курамшин белән хушлашу мәрасимен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды. Ул филармониянең Рамил Курамшинны һәрвакытта игътибарда тотуын билгеләп үтте.
 
«Татарстан республикасы мәдәнияте, музыка дөньясы зур югалту кичерә. Атаклы баянчыбыз, композитор, тормышын милли мәдәният, сәнгатькә багышлаган Рамил абый Курамшин арабыздан китеп барды. 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли. Радио, телевидениедә алыштыргысыз аккомпаниатор булып, эшен башкара. Рамил Курамшин баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үз иҗатында кулланды», - диде Татарстан мәдәният министрының урынбасары Дамир Натфуллин.
 
 
Ул мәдәният министрлыгы исеменнән, Рамил Курамшинның туганнарының кайгысын уртаклашты. «Рамил абый, Сезнең якты гамәлләрегез безнең йөрәктә мәңгелектә калыр. Урыныгыз җәннәттә булсын», - диде министр урынбасары.
 
«Рамил Курамшин бервакытта да мескен булмады. Ул горур, киңкырлы шәхес иде. Ул җырчы да, композитор да, публицист та. Әмма ул иң элек – музыкант, баянчы. Рамил Курамшин татарның бөек баянчысы иде. Ул үзеннән соң гаҗәеп дәрәҗәдә киңкырлы бай мирас калдырып китте. Рамил Курамшин татар дөньясында баян өчен телевидениедә иң беренче булып концерт яздырды. Аның концертын Россия телевидениесендә дә кат-кат күрсәттеләр», - диде Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.
 
 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Рамил Курамшинны «милләт агасы» дип атады. «Рамил абый ихлас кеше иде. Ул бөтен гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлады. Һәрвакыт милләтнең үсеше, язмышы белән кызыксынып торды. Татар матбугатында чыккан һәр басманы үзендә туплап барды, үзенең фикерен җиткерә бара иде. Үзенең җитдилеге, үзенә генә хас булган нечкә тоемлавы белән милләтебезгә бик зур эшләр багышлады», - диде ул.
 
 
«Рамил туганыбызны озатырга шулкадәр халыкның җыелуы – аның ни дәрәҗәдә затлы, зыялы шәхес булуы турында сөйли. Мин Рамил белән күп еллар элек Илһам Шакиров янында таныштым. Ул Илһам аганың алыштыргысыз баянчысы иде. Рамил кеше буларак, сәнгать әһеле буларак искиткеч зур шәхес булды, аның күңеле һәрвакыт ачык булды. Ул һәркемне туганыдай якын күрде. Күңеленең нечкә, ачык булуына шакката идем», - диде Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев.
 
Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев әйтүенчә, музыкант тормышта да әйбәт кеше булган. «Бервакытта да начар сүз әйтмәде. Мин аны 40 ел беләм, бервакытта да бәхәсләшкән булмады. Бер-беребездән өйрәнә идек. Мин аннан киңәшләр сорый идем. Ул яше белән дә өлкән, тәҗрибәсе дә шактый зур иде. Без аның белән дус һәм тату яшәдек», - диде ул.
 
Рамил Курамшинны, үз васыяте буенча, туган ягы – Түбән Новгород өлкәсендә җирлиләр.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.12.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»